tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевскиның иҗат коллективлары Кытайда «Алтын мәйдан» фестивалендә җиңү яулады
Менделеевскиның иҗат коллективлары Кытайда «Алтын мәйдан» фестивалендә җиңү яулады

Менделеевскиның иҗат коллективлары Кытайда «Алтын мәйдан» фестивалендә җиңү яулады

Кытайның Циньхуандао шәһәрендә Россия һәм Кытай мәдәнияте елы кысаларында Бэйдайхэ районы хакимияте инициативасы белән «Алтын мәйдан »Халыкара традицион мәдәниятләр фестивале узды. Ул Бисер Киров исемендәге «Алтын мәйдан» интернациональ мәдәни-агарту проекты кысаларында оештырылды. Фестивальдә җиңүчеләр арасында Менделеевскиның иҗат коллективлары да бар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның максаты – традицион җырларны, биюләрне, йолаларны һәм халыклар хәтерен саклау. Фестивальнең тантаналы ачылышы катнашучыларның масштаблы парадыннан башланып китте, анда Россиянең 30 төбәгеннән 72 коллектив – барлыгы 1800гә якын сәнгать эшлеклесе катнашты.

Татарстанны фестивальдә Менделеевск районы иҗат коллективлары тәкъдим итте: Россиянең атказанган «Шаян» халык иҗаты коллективы (җитәкчесе Н.Насифуллина), «Веселуха» халык бию ансамбле (җитәкчесе Н. Насифуллина), «Туганайлар» керәшен халык ансамбле (җитәкчесе А.Рябова), «Аммоний» АҖ иҗат коллективы (җитәкчесе Р. Сабирҗанов), «Әзер» иҗат төркеме (җитәкчесе Р.Зиннуров) һәм «Бигеш» керәшен җыры халык ансамбле (җитәкчесе М. Япаева).

Татарстан кунакларын Кытай Халык Республикасының тарихи мирасы белән таныштырдылар: делегация Бөек Кытай диварында, пыяла күпердә, Пекинда император һәм Олимпия паркларында, чәй тантанасында булды.

Россиянең атказанган «Шаян» халык иҗаты коллективы «Хореография. Халык-сәхнә биюе», «Дөнья халыклары традицияләре. Этнокич» һәм «Хореография. Фольклор-этнографик бию» номинацияләрендә I дәрәҗә лауреат исемен яулады:

«Веселуха» ансамбле «Хореография. Фольклор-этнографик бию» һәм «Хореография. Халык-сәхнә биюе» номинацияләрендә II һәм III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

«Әзер» иҗат коллективы «Вокал. Авторы булган халык стилендәге җыр. Дуэт» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

«Талларым» татар эстрадасы җыры халык ансамбле «Вокал. Автор эшкәртүендә халык җыры» һәм «Вокал. Этник эстрадасы» номинацияләрендә I һәм III дәрәҗә лауреат булды.

«Туганайлар» керәшен халык җыр һәм бию ансамбле «Фольклор. Ансамбльләр» Һәм «Вокал. Халык җыры» номинацияләрендә I дәрәҗә лауреат булды.

«Аммоний» АҖ иҗат коллективы – «Хореография. Халык-сәхнә биюе» һәм «Хореография. Халык академик биюе», шулай ук «Вокал. Авторлары булган халык стилендәге җыр» номинацияләрендә I һәм II дәрәҗә лауреат булды.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*