7 октябрьдә «Яңа исем» проекты остазлары һәм катнашучылары Кукмара районына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Бу сәфәрнең максаты — яшь иҗатчыларны төрле төбәкнең тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыру, милли үзаңны баету, иҗат өчен илһам алу иде. Бу хакта «Казан утлары» журналының SMM-белгече Алинә Хәбибуллина хәбәр итә.
Сәфәр Мәчкәрә авылында башланып китте. Катнашучыларны җылы каршы алган авыл имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов Мәчкәрәнең бай рухи мирасы турында сөйләде.
Фото: © «Казан утлары» журналының SMM-белгече Алинә Хәбибуллина тәкъдим итте
Беренче тукталыш Мәчкәрә авыл мәчетендә булды. Бу тарихи мәчет — авыл халкының иман нуры, күп буыннар дәвамында белем һәм тәрбия үзәге булып торган урын. Биредә катнашучыларга дин һәм мәдәниятнең татар халкы тормышында тоткан урыны, бай тарихы турында сөйләнде, яшь буынның рухи тәрбиясенә игътибар ителде.
Алга таба катнашучылар Мәчкәрә зиратында булдылар, биредә җирләнгән шәхесләр рухына дога кылдылар. Бу изге урын – авыл тарихының ядкаре. «Борынгы зиратта XVIII-XIX гасырларда танылган татар сәүдәгәрләре һәм химаячеләре Үтәмешевләр нәселе җирләнгән», – диде Мөнир хәзрәт Йосыпов. Бүгенге көндә Мәчкәрә авылы зиратында 33 ташъязма истәлек саклана. Борынгы зиратта XVIII-XIX гасырларда танылган татар сәүдәгәрләре һәм химаячеләре Үтәмешевләр нәселе һ.б. җирләнгән. Мәчкәрә мәдрәсәсе һәм шул авылның борынгы таш мәчетләре дә шушы нәсел белән бәйле. Мәчкәрә мәктәбендә 1960 елларда төзелгән әлеге нәсел шәҗәрәсен галим Марсель Әхмәтҗанов «Ишман шәҗәрәсе» исеме белән китап бастырып чыгарган. Анда барлыгы 16-17 буын.
Фото: © «Казан утлары» журналының SMM-белгече Алинә Хәбибуллина тәкъдим итте
Киләсе тукталыш Рөстәм Үтәмишев исемендәге Мәчкәрә мәктәп-интернаты музеенда булды. Биредә яшь иҗатчылар татар халкының күренекле шәхесләре, авыл тарихы һәм аның танылган чыгышлары турында кызыклы мәгълүматлар алды. Экспозициядә мәгърифәтчелек хәрәкәте, авылның күренекле укытучылары һәм фидакарь хезмәт ияләре турында экспонатлар урын алган.
Фото: © «Казан утлары» журналының SMM-белгече Алинә Хәбибуллина тәкъдим итте
Сәфәрнең икенче өлеше Кукмара шәһәрендә дәвам итте. Делегацияне Кукмара районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Нуриев каршы алды. Яшьләр иң элек Кукмара туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Биредә алар районның үсеш тарихы, борынгы һөнәрчелек, сугыш һәм хезмәт батырлары турында экспонатлар белән таныштылар. Экскурсоводлар Кукмара халкының тырышлыгы, осталыгы һәм мәдәни байлыгы турында сөйләде. Проект катнашучылары аеруча борынгы кул эшләнмәләренә, чигелгән милли киемнәргә һәм Кукмара төбәгенең сәнгать осталары иҗатына кызыксыну белдерделәр. Аерым алганда, рәссам Мәхмүт Исмәгыйлевның әсәрләре белән танышу, авторның үзе белән аралашу мөмкинлеге булды.
Сәфәр ахырында кунаклар «Кукмара итекләре» кибетенә юнәлделәр. Биредә алар милли кул эшчәнлегенең данлыклы юнәлеше — итекләр белән таныштылар.
Фото: © «Казан утлары» журналының SMM-белгече Алинә Хәбибуллина тәкъдим итте
«Яңа исем» проекты катнашучылары өчен бу сәфәр гадәти экскурсия генә түгел, ә милли тамырлар белән танышу булды. Катнашучылар фикеренчә, мондый сәфәрләр иҗат өчен бай илһам чыганагы булып тора.
Чыганак: tatar-inform.tatar