Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк проекты булган «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакленә багышланган матбугат конференциясендә әлеге тамашаны карарга балаларны да чакырды.
«Безнең Марсель Сәлимҗанов театрга балалар килә икән, кертегез – аларга сеңеп кала», – дия иде. Безнең спектакльдә балалар үзләре дә катнаша», – диде ул.
Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы «Ел проекты» дип тәкъдим иткән музыкаль драма Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Әсәрдә берничә керәшен ыруының язмышы күзәтелә һәм әсәр керәшен этнографиясе белән үрелеп бара.
«Бу спектакльне чыгарыр алдыннан мин озак уйландым. Без сугыш темасын әкренләп оныта башлаган идек. Тарихыбызны оныта бару мине борчый иде. Мин Бөек Ватан сугышын кичергән кешеләрне генә түгел, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан кешеләрне дә, мәсәлән, үземнең Алексей бабайларны күргән кеше. Алексей бабай көрәк сакаллы ил карты булып күз алдында калган. Бу әсәргә алынганда шулар күз алдыннан үтте», – диде спектакльдә төп рольләрнең берсен башкаручы Олег Фазылҗанов.
«Без бу әсәргә алынганбыз икән, монда бит керәшен проблемасы гына түгел. Монда бөтен халыкларга кагылышлы барлык проблемалар бар», – диде ул.
- Спектакль 12 октябрь көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк. Башлана – 17.00 сәгатьтә.
- «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакленең авторы – Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова. Режиссер – Резеда Гарипова.
Чыганак: tatar-inform.tatar