Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова эшлекле сәфәр белән Башкортстанга килделәр.
⠀
Уфа аэропортында аларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Сафина һәм Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Люция Вафина каршы алдылар.
⠀
Казан кунаклары Салават шәһәрендә узачак җирлектәге «Ак калфак» оешмасының 10 еллыгына багышланган чараларда катнашачаклар.