Актаныш районында Өлкәннәр көне Халыкара дәрәҗәгә ия булганнан соң, 1991 елдан бирле билгеләп үтелә. Ел саен декада кысаларында өлкәннәребезгә игътибар аеруча көчәя. Пучы картлар һәм инвалидлар йортында да бу көннәрдә кунакларны еш кабул итәләр. Әле менә «Баламишкин» гармунчылар ансамбле килеп концерт куеп китте.
“Картлар көне”нең килеп чыгу тарихына күз салсак, аны 1947 елда Япониядәге Хего префектурасындагы зур булмаган авыл старостасы Масао Кадоваки тәкъдим иткән. Бәйрәм итү өчен 15 сентябрьне сайлаганнар — бу вакытта урып-җыю эшләре тәмамланган, һава торышы да бик матур тора. Аксакаллар белән киңәшләшкәч, бәйрәмнең девизы итеп: «Өлкәннәрдән зирәклеккә өйрәнеп, аларны хөрмәт итеп һәм тәҗрибәсен үзләштереп, авылда тормышны яхшыртабыз» дигән сүзләрне алганнар.
Японнарның зирәклеге нәкъ татар халкыныкына охшаш, безнең милләттәшләр дә «Олы кеше-солы төше», «Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләрнекен янчыкка сал», «Олының сүзен оекка кыстыр», «Картлар сүзен кар басмас» дип, ак сакаллы ил картларын, ак яулыклы ак әбиләрне олылый, аларның тормыш зирәклегеннән үрнәк ала.
«Баламишкин» гармунчылар ансамбле дә менә шул халык әйтемнәрен истә тотып, әби-бабайларга бик матур, җанлы, җылы концерт күрсәтте. Төрле сәбәпләр аркасында якыннарының җан җылысыннан аерылып, олыгайган көннәрен чит-ят даирәдә, дәүләт карамагында үткәрүче өлкәннәр җырлы-биюле тамашаны дөньяларын онытып тамаша кылды, бу мизгелләрдә алар кабат дәртле, дәрманлы чакларына кайттылар. Үзләре дә сизмәстән яшьлек моңнары яңгыраганда кушылып җырладылар, дәртле татар көйләре яңгыраганда аякларын язып биеп тә алдылар.
Пучы Картлар һәм инвалидлар йорты коллективы барлык биредә яшәүчеләр исеменнән Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры Илдус Харунов җитәкчелегендәге «Баламишкин» гармунчылар ансамбленә олы рәхмәтен белдерде.
Чыганак: aktanysh-rt.ru