tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәбирә Гыйматдинованың китабын тәкъдир итү чарасы узды
Нәбирә Гыйматдинованың китабын тәкъдир итү чарасы узды

Нәбирә Гыйматдинованың китабын тәкъдир итү чарасы узды

13 нче октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, “Ак калфак” татар хатын-кызлар ассоциациясе рәисе булып эшләгән Роза Туфитулловага багышланган “Гөлханым турында хикәят” китабын тәкъдир итү чарасы узды. Килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдиновага шушы зур хезмәте өчен тирән ихтирамын һәм рәхмәтен белдерде.

– Милләт йөзен шәхесләр билгели. Роза Туфитуллова да Бөтендөнья татар конгрессы тарихына тирән эз салган шәхес. Роза Рәхмәтулла кызының халкыбыз өчен куйган хезмәте бәяләп бетергесез, бу үзе бер горурлык, – дип билгеләп үтте ул һәм Роза Туфитуллова белән Нәбирә Гыйматдиновага чәчәк бәйләме, рәхмәт хатларын тапшырды.

Килгән кунаклар да үзләренең теләкләрен җиткерделәр һәм табын артында фикер алышуны дәвам иттеләр. Чараны Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова алып барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*