«Казан арты» Арча тарих-этнография музее – Арчаның төп музее булып санала. Биредә форумда катнашучыларга эчтәлекле экскурсия үткәрелде. Күренекле мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗани, Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башка күренекле шәхесләр турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук “Казан җөе” техникасы буенча осталык дәресе дә уткәрелде.
Экспозицияләр 4 залда урнашкан, гомуми мәйданы 856,1 кв.м, 15514 данә предмет саклана. Музей карамагында этнография, туган якны өйрәнү, әдәбият-сәнгать бүлекләре (2014 елга кадәр әдәбият-сәнгать музее), Мөхммәт Мәһдиев музее, “Әлифба” музее филиаллары эшли. Күргәзмә, конференция заллары, фондсаклагыч бар. Төп бүлекләр: “Борынгы Арча”, “Арча базары”, “Хан диваны”, “Арча кенәзләре”, “Арча даругасы”, “Мәдрәсә һәм татар мәгърифәтчеләре”, “Арча кирмәне”, “Татар крестьянының хуҗалыгы”, “Зәркәнче”, “Чыпта сугучы”, “Читекченең интерактив почмагы”, “Мещан йорты”, “Сабантуй”, “Совет мәктәбе”, “Күмәк хуҗалык рәисенең эш бүлмәсе”, “Арча төбәге Бөек Ватан сугышы елларында”, “Традицион татар йорты” һәм башкалар.