Узган шимбәдә яңартылган Таулар авылы клубында авыл тарихына багышланган китапны тәкьдир итү чарасы булып узды.
Әлеге китапны чыгаруны авыл имам- хатыйбы Илһам хәзрәт Хәбибрахманов оештырып җибәрә, авылдашларына истәлекләр белән уртаклашулары турында мөрәҗәгать итә. Китапны туплауны тарихчы Нурулла Гариф башкарган. Чарага авылда яшәүчеләр белән бергә төрле төбәкләрдә яшәүче якташлар да күп җыелган иде. Алар арасында авылдан чыккан берничә буын вәкилләренең, Илһам хәзрәтнең беренче укытучысы Тәгъзимә Низамова һәм башка бик күпләрнең катнашуы очрашуны тагы да җанландырды.
-Әле бу китап белән генә чикләнергә уйламыйбыз. Архивлардан 19 нчы гасыр уртасындагы чорда авылда яшәүчеләр, гаилә коручыларның исемлеген алып һәр беребез өчен буыннар чылбырын барлау эшен җиңеләйтергә телибез, диде Илһам хәзрәт.
-Китап бай эчтәлекле булып чыкты, биредә төрле чордагы мәгьлүматлар урын алган, диде аның сүзләрен хуплап тарихчы Нурулла Гариф.
Очрашуда катнашкан авыл җирлеге башлыгы Валерий Петрович Федоров та әлеге башлангычның әһәмиятен ассызыклады, алдагы хезмәтләрдә дә уңышлар теләде.
Нияз Шәйдуллин
Чыганак: rsloboda-rt.ru