Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә «Текә татар» проекты кысаларында блогер, юмор остасы, маркетинг агентлыгы җитәкчесе Дамир Вахитов (Дамир Илһамыч) белән очрашу үткәргәннәр. Аның социаль челтәрләрдә 216 мең язылучысы барлыгы билгеле.
«Дамир Вахитов – төрле образлар тудырып, аларның көлкеле кыланышлары аша социаль мәсьәләләр күтәрүче блогер. Татарстан-Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләр темасын актив күтәрүче, көчле акцент белән сөйләшүче гади эшче Дамир, ирләр белән мөнәсәбәт корырга өйрәтүче коуч Гөлназ Фирдәвесовна һәм башкалар катнашты. Очрашуда Дамир белән юмор ярдәмендә блогны ничек үстерергә, елыйсы килгәндә көлеп буламы, иҗади ресурсларны кайдан алырга, туган телдә сөйләшеп, аны саклап буламы – шушы һәм башка темаларга сөйләштек», – диде «Татар-информ»га проектның авторы, алып баручы, журналист Гөлшат Сафина.
Бу юлы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашкан. Чыгышында ул Россиянең төрле төбәкләрендәге татарлар арасында мәдәни элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә торган инициативаларның мөһимлеген билгеләп үткән, барлык катнашучыларга да туган телне саклауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдергән.
Оештыручылар «Текә татар» проектының төп максаты итеп Башкортстан Республикасында яшәүче милләттәшләрне берләштерү, яшь һәм урта буынны бергә туплау, фәһемле вакыйгалар аша киләчәккә төпле бер юнәлеш алуны куйганнар.
- 2023 елның февралендә старт алган проект нигезендә хәзерге заман татар кешесенә кызыклы булган шәхесләр – җырчылар, композиторлар, блогерлар белән очрашулар, тере сөйләшүләр оештырыла.
«Чараның беренче спикеры – блогер, мөмкинлекләре чикләнүгә карамастан, көчле рухлы Рөстәм Нәбиев булды. Аның чыгышының темасы «Авырлыклар аша җиңүгә» дип аталды. «Авыр мизгелләрне ничек җиңелрәк кичерергә?» кебек мәсьәләләр күтәрелде. Актриса Айгөл Габдуллина, композитор Радмир Шәйхетдинов, халык артистлары Айдар Галимов һәм Илһам Вәлиев, психолог Гөлбикә Хәйрелварина, татар теле амбассадорлары, блогерлар Рамил Әхтәриев һәм Эльвира Хан һәм проектның башка геройлары тарихлары, хис-кичерешләре аша очрашуларда катнашучы һәр кеше үзенә фәһем һәм яшәү көче алды», – диде Гөлшат Сафина.
- «Текә татар» проектында даими катнашучылар – Уфаның «Нур» татар дәүләт театры артистлары, «Роксана» радиостанциясе, «Туган тел» телевизион каналы хезмәткәрләре, журналистлар, блогерлар, Башкортстан татар яшьләре хәрәкәтенең активистлары.
«Кызыклы форматтагы очрашулар дәвамлы һәм үсештә булыр дигән өметтә калам», – диде проект авторы, алып баручы Гөлшат Сафина.
Чыганак: tatar-inform.tatar


