tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы журналистларны берләштерә
Татар конгрессы журналистларны берләштерә

Татар конгрессы журналистларны берләштерә

Мәркәзебез Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган әлеге чарада Ульяновск өлкәсеннән мәртәбәле делегация – “Өмет” һәм “Күмәк көч” газеталары, “ТНВ” каналының Ульяновск филиалы вәкилләре катнашты.

Татарстан башкаласының нәкъ үзәгендә – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры белән күршедә генә урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре безне колач җәеп, ачык йөз белән каршы алдылар. Конгрессның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов каләм ияләре өчен бүләкләр дә әзерләп куйган иде. Иң кыйммәтле бүләк – “Фатыйх Сибагатуллин” дип аталган китап. Озак еллар авыл хуҗалыгы министры, Нурлат районы хакимият башлыгы булып эшләгән Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллинның тормыш юлына багышланган әлеге саллы китапны Гөлназ Фердинант кызы үзе әзерләп чыгарган икән. Конгресста теркәлеп, бүләкләрне алганнан соң, милләт җанлы эшмәкәр һәм язучы Равилә ханым Шәйдуллинаның “Дворянское гнездо” ресторанына төшке ашка юл тоттык. Ә инде Иске татар бистәсенең Каюм Насыйри урамындагы “Мирас” кунакханәсенә урнашкач, уңайлы автобуска утырып “Татмедиа”га киттек. Анда безне бик тә кызыклы очрашулар, остаханәләр көтә иде. “Татмедиа”ның генераль директоры Шамил Садыйков татар милләте, туган телебез сагында торучы журналистларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Ул җитди яңалыгы белән дә уртаклашты: киләсе елның 1 январеннан “Татарлар” һәм “Без – бергә” газеталары урынына “Татарлар – без бергә” дип аталган яңа басма чыга башлый. Әлеге газета татар конгрессы тарафыннан әзерләнеп, Россия регионнарында татар телендә нәшер ителүче газеталарга, шул исәптән безнең “Өмет”кә дә кушымта буларак таратылачак. Ә “Шәһри Казан” һәм “Без – бергә” газеталарының баш мөхәррире Радик Сабиров безгә социаль челтәрләрдә нәтиҗәле эшләү серләрен ачты. Ул Ульяновск “Өмет”енең соцчелтәрләрдәге, аеруча да “Одноклассники” төркемендә подписчиклары саны арта баруына соклануын белдерде. “Татмедиа”ның медиа директоры Алсу Исмәгыйлева ясалма фәһем, ягъни искусственный интеллект белән эш итү кагыйдәләренә төшендерде. Ясалма интеллект русча язылган текстны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итә, озын текстларны кыскарта һәм редакцияли, төрле рәсемнәр ясый һәм хәтта билгеләнгән темага мәкаләләр дә яза икән. Киләчәктә ясалма фәһемнең газета хәбәрчеләрен бөтенләй алмаштыруы да ихтимал, дип белдерде Алсу ханым.

“Татмедиа”дагы остаханәләрдә белемебезне камилләштергәннән соң, Кабан күле буенда, Һади Такташ урамында күптән түгел генә калкып чыккан искиткеч матур корылмага – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасына ашыктык. Мондагы матурлыкны, иркенлекне сүз белән генә аңлатып бирүе мөмкин түгел – үз күзләрең белән барып күрергә кирәк! Яңа театр берсеннән-берсе зуррак биш залдан гыйбарәт. Безгә 751 урынга исәпләнгән Зур залда танылган драматург Илгиз Зәйниевнең “Өйләнәм” спектаклен карарга насыйп итте. Әлеге спектакль “Кәкре каен” газетасы редакциясендә эшләүче журналистлар турында. Алар төрле кешеләрдән интервьюлар алып, чынбарлыкны күрсәтергә һәм шул рәвешле газетаның тиражын арттырырга тырышалар. Кызганычка, басманы укучылар саны кими һәм редакция бөлгенлеккә чыга. “Кәкре каен”ны спонсор ярдәмендә генә коткарып калалар. Дөресен генә әйткәндә, хәзерге вакытта күп кенә татар газеталарына чыгудан туктау куркыныч яный. Почта ярты ел саен язылу бәясен арттыра һәм шул ук вакытта газеталарны вакытында таратмый, чөнки почтальоннар җитми…

Форумның икенче көнендә иртүк торып без җырларда җырланган, әкиятләрдә сөйләнгән Арча якларына юл алдык. Казан белән Арча арасы нибары 60 километр. Олы юл буенда җәелеп киткән авылларның төзеклегенә, һәркайсында мәктәп, мәдәният йорты, мәчет эшләп килүенә сокландык та, көнләшеп тә куйдык. Арча районы чигендә безне җитәкчеләр һәм милли киемле кызлар чәкчәк һәм җыр-биюләр белән каршы алдылар. Беренче тукталышыбыз – Арчаның “Казан арты” дип исемләнгән тарих-этнография музее. Әлеге музейханә шушы җирдән, шушы туфрактан чыккан мәшһүр шәхесләргә багышланган. Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Галиәсгар Камал белән Габденнасыйр Курсавиның тормыш һәм иҗат юлы тасвирланган экспонатлар белән танышып, татар әдәбияты, сәнгате буенча белемебезне баеттык. Биредә шулай ук татарның җиһангир ханнары, Арча кенәзләре, затлы һөнәрче һәм зәркәнчеләре турында матур истәлекләр саклана.

Ә “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә коллегаларабыз белән рәхәтләнеп аралаштык. Әлеге газета 2400 данә тираж белән 12 битле булып атна саен чыга. Арча журналистларын да берүк проблема борчый: авылларда почта бүлекләре ябыла, шуңа күрә халык газетага язылудан баш тарта. Район үзәгендәге предприятие-оешмаларга барып яздырабыз, аннары газета чыккан көнне таратып йөрибез, ди редакциянең хатлар бүлеге мөдире. Ул хезмәт хакларының түбән булуы сәбәпле, яшьләрнең редакциягә эшкә килергә атлыгып тормаулары турында да зарланып сөйләде.

Арча балаларына ике телдә белем бирүче 6 нчы урта мәктәпкә килеп керүгә татар мохитенә чумдык. Замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган әлеге мәктәптә балалар матур итеп татарча сөйләшәләр. Татар теле һәм әдәбияты атнага өч сәгать керә. Мисал өчен, 5 сыйныф укучылары ике группага бүленеп туган телебезне өйрәнәләр. Беренче группага татар телен үзләренең ана теле итеп санаучы балалар йөри, ә икенче төркемдә башка милләт балалары безнең телне өйрәнә. Ике телдә белем алган укучыларыбыз ЕГЭны уңышлы тапшырып, төрле югары уку йортларына керәләр, ди директорлары. Ул педуниверситетны яңа гына тәмамлап кайткан яшь белгечләрнең кырык мең сум тирәсе хезмәт хакы алулары турында да җиткерде.

Ә хәзер Арча районыннан чыккан танылган шәхесләр эзләре буенча экскурсиягә барабыз, дип хәбәр итте Гөлназ Шәйхи, төшке ашны ашап чыкканнан соң.

Югары Курса авылында татар интеллигенциясенең күренекле вәкилләренең берсе, татар мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән педагог Габденнасыйр Курсави исемендәге музейда булдык. Әлеге музей Курсавиның тормышы һәм эшчәнлеге турында истәлекләр саклаучы мөһим мәдәни үзәк булып тора. Экспозициядә уникаль документлар, фотосурәтләр, галимнең шәхси әйберләре, шулай ук педагогик эшчәнлеге һәм татар язуын үстерүгә керткән өлеше белән бәйле материаллар тәкъдим ителгән.

Ә Урта Курса авылында «Мөхәммәтвафа» тарихи мәчетенә аяк басарга насыйп итте. Бу мәчет татар дини архитектурасы үрнәге һәм җирле җәмгыятьнең рухи тормышы үзәге булып исәпләнә. Мәчетнең тарихы, төзелеше белән таныштык. Новосибирск өлкәсеннән күченеп кайткан Якуб хәзрәт Вахитов белән рухи кыйммәтләрне яшь буынга тапшыруның әһәмияте турында фикер алыштык.

Без шулай ук Гөберчәк авылында Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев музеенда һәм Сикертән авылының драматург Галиәсгар Камал музеенда, Арчаның Г.Тукай исемендәге педагика көллиятендә урнашкан Әлифба музеенда булу бәхетенә дә ирештек.

Форумның өченче көнендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очраштык. Ул форумда катнашулары өчен барлык журналистларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Без сезне хисап өчен генә җыймыйбыз, ә татар милләте буларак татар кешеләре белән очрашу өчен җыелабыз. Бергәләп хәрәкәт иткәндә без көчле”, – диде Милли Шура җитәкчесе.

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи соңгы ике елда газеталар белән эшләү активлашуын билгеләде. Ул аеруча актив газеталар арасында Ульяновск өлкәсенең «Өмет»ен, Удмуртиянең «Яңарыш»ын, Киров өлкәсенең «Дуслык» газетасын һәм Марий Элның «Якташлар»ын атады.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин мохтариятнең озак еллар дәвамында “Өмет” газетасы редакциясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе тәҗрибәсе белән уртаклашты. Автономия, башка татар оешмалары эшчәнлеге газета битләрендә киң итеп яктыртыла, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы яңалыкларына да зур урын бирелә, диде ул.

Танылган язучы, әдәбият белгече Ринат Мөхәммәдиев Мәскәүдә “Татарский мир” газетасын тулысынча рус телендә чыгаруының сәбәбен аңлатты. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә татарларның 70 проценты (һәрхәлдә, шәһәр җирендә) үз телендә укый һәм яза белми, ләкин аларның күпчелек өлеше үзен татар милләте вәкиле итеп саный, диде Ринат әфәнде.

Свердловск өлкәсенең “Саф чишмә” газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина, басманың учредителе алмашынуы сәбәпле, рәсми органда яңадан теркәтә алмавы турында борчылып сөйләде. Чиновниклар милли газетаны теркәмәс өчен мең дә бер сәбәп таба, ди Фәвия ханым. Ә Омск өлкәсенең “Татар дөньясы” газетасын әйдәп баручы Диана Единякова дистә еллар дәвамында басманы үз акчасына чыгарып халыкка бушлай тараткан эшмәкәрнең акча бирүдән баш тартуы сәбәпле, газетага ябылу куркынычы янавы хакында җиткерде.

Очрашу Татарстаннан читтә нәшер ителүче газета-журналлар, радио һәм телевидение журналистлары өчен оештырылган “Хәбәр” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Конкурсның “Бөек Җиңүгә 80 ел” номинациясендә җиңүчеләр арасында Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы редакциясе дә бар. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимовка диплом белән акчалата бүләк тапшырды.

Әлеге юллар авторы шул ук көнне Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасы һәм Марий Элның “Якташлар” газетасы редакторлары белән бергә С.Сәйдәшев исемендәге Концертлар залында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Юлламасын тыңлады.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*