tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногмановның иҗат кичәсе уза
Апаста Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногмановның иҗат кичәсе уза

Апаста Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногмановның иҗат кичәсе уза

Апас мәдәният йортында, 7 ноябрьдә, 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, “Апас районының Мактаулы кешесе”, музей ветераны Рәмис Ногмановка багышланган иҗат кичәсе уза.

Рәмис Ногманов 8 яшеннән үзешчән сәхнәдән төшми. Үзлектән гармун телләрендә көй чыгарырга өйрәнеп кенә калмый, бүгенге көндә дистәдән артык төрле халык музыка уен коралларында көйләр башкара. Гитара, курай, кубыз, тальян, гармун, баян, пан флейта, шулан һәм башкалар аның кулына биеп тора.

Апас район хакимият башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, мәктәп директоры, укытучы, музей директоры, партком секретаре, бик күп сценарийлар авторы, оста алып баручы һәм җырчы да ул.

Иҗат кичәсендә Рәмис Ногмановның иҗатташлары, якыннары, дуслары, укучылары катнашыр дип көтелә. Керү – ирекле. Сез дә килегез!
(6+)

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*