tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таһир Якупов исемендәге фестивальне икенче елга зуррак масштабта үткәрергә ниятлиләр
Таһир Якупов исемендәге фестивальне икенче елга зуррак масштабта үткәрергә ниятлиләр

Таһир Якупов исемендәге фестивальне икенче елга зуррак масштабта үткәрергә ниятлиләр

Теләче районының Җөри авылында ТАССРның атказанган артисты Таһир Якупов исемендәге 3нче Ачык Бөтенроссия музыка фестивален үткәргәннәр. Ул ел саен «Китап» радиосы белән берлектә уза. Бәйге форматындагы әлеге фестивальгә барлыгы 153 гариза кабул ителгән.

Географиягә күз салганда, җыр-моңга һәвәскәрләр төрле төбәкләрдән катнашкан. Шулай ук Казахстан, Төркия һәм Кытай кебек илләрдән катнашырга теләк белдергәннәр. Тулырак бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә композитор һәм продюсер Җәүдәт Гыйльманов сөйләде.

«Барлыгы 10 кеше лауреат булды. Шул исәптән Төркиядән катнашкан кыз да лауреат дип танылды. Шулай ук 10 кеше дипломант булды. Жюри рәисе Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов иде, конкурсантларының сәләтен һәм осталыгын легендар композитор Фәрит абый Хатыпов һәм «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов бәяләде. Киләсе елда Таһир абый тууына 80 ел тула. Без фестивальне зурлап үткәрүне ниятлибез. Иң башта республика буйлап берничә зона этапларын оештырырга телибез. Аннан Башкортстанда сайлап алу турын үткәрү өчен «Туган тел» телеканалы ярдәм итәргә әзер», – дип белдерде ул.

Гыйльманов фестивальнең үзенчәлекләре турында да әйтеп узды. Ул көтмәгәндә Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтовның да катнашырга гариза юллавын әйтте.

«Быелгы гала-концерт барышында ике сәгать рәттән гармун моңнары яңгырап торды. Башка фестивальләрдән аермалы буларак, безнең фестивальдә 95 процент һәвәскәр җырчылар катнаша. Катнашучылар Башкортстаннан, Марий Элдан, Чувашиядән дә булды. Яшь контингентына килсәк, 12 яшьтән алып 87 яшькә кадәр. Фестивальне башлаганда, яшь чикләве 15 яшьтән иде. Былтыр Наилә Славина, София Фадеева кебек шундый яшь талантлы җырчыларыбыз катнашты һәм лауреат исемен алды. Быел Чаллыдан 15 яшьлек, әмма тавышы гөрләп торган кыз килде», – дип билгеләп үтте ул.

Әңгәмәдәш билгеләвенчә, фестивальдә катнашучыларны бүләкләү өчен иганәчеләр дә арта башлаган. Ул мисал итеп Марий Элда урнашкан сыр заводының иганәчелек итүен китерде. Алар үзләренең продукциясен биргәннәр. Шулай ук оештыручылар Теләче районы хакимиятенә дә һәръяклап ярдәм өчен рәхмәт белдерә.

Таһир Якупов фестивален йомгаклау гала-концерты тамашасында исә Зөфәр Хәйретдинов, Азат Тимершәех, Илзидә Госманова кебек билгеле җырчылар катнашкан. Аннары фестивальнең беренче лауреаты Әхтәм Җәмәлиев чыгыш ясаган.

  • Таһир Якупов – 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*