tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илнар Салахов – “Земство укытучысы”
Илнар Салахов – “Земство укытучысы”

Илнар Салахов – “Земство укытучысы”

Ульяновск өлкәсендә менә биш елдан артык инде “Земство укытучысы” дип аталган программа эшләп килә. Аның төп максаты квалификацияле укытучыларны кече шәһәрләргә һәм авыл районнарына җәлеп итүдән гыйбарәт.

Илнар Салахов “Земство укытучысы” программасы буенча Сенгилей районы Силикатный урта мәктәбенә математика укытучысы булып урнашкан.

Илнар өчен әлеге программа – карьераны уңышлы ясау, үзен керемнәр белән лаеклы рәвештә тәэмин итү һәм авыл мәктәбендә эшләп, кирәклеген тою мөмкинлеге.

“Тормыш юлымны мәктәп, педагогика белән бәйләү карарына килгәч, “Земство укытучысы” программасын исемә төшердем. Сенгилей районын бик теләп сайладым – монда табигать искиткеч матур, гүзәл, уңай атмосфера, шулай ук мәктәп директоры белән таныш булуым да этәргеч ясады. Минем күңелемә хуш килгән кыйммәтләрне һәм омтылышларны бүлешергә әзер булган фикердәшләр командасында эшләвем белән бәхетлемен”,- ди Илнар Салахов.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*