tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киндерле авылына килгән Кайбыч делегациясе: Безнең әби-бабаларыбыз уртак, хисләребез бер
Киндерле авылына килгән Кайбыч делегациясе: Безнең әби-бабаларыбыз уртак, хисләребез бер

Киндерле авылына килгән Кайбыч делегациясе: Безнең әби-бабаларыбыз уртак, хисләребез бер

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Киндерледә Кайбыч туганнарын каршы алдылар» дигән язмасы чыкты.

«1937 елның 14 нче декабрендә Киндерле авылыннан алып кителгән 10 репрессия корбаны Төмәндә атылган. Алар хөрмәтенә авылда һәйкәл ачылган. Бу һәйкәл — Татарстанның Олы Кайбыч авылыннан күчеп, Себер якларында яңа тормыш башларга тырышкан кешеләрнең фаҗигасен искә алу урыны.

Репрессия турында күп сөйләп торырга кирәкми инде. Һәркемгә мәгълүм тарих. Үткән ел Киндерледән Кайбычка баручылар: «Анда сезнекеләр», – диюне төшенеп җиткермәгән кунаклар бу сүзнең мәгънәсен бу һәйкәлдәге исем-фамилияләрне күргәч кенә аңладылар. Алар – Себергә 20 нче гасыр башларында килеп урнашкан кешеләрнең балалары. Әлеге фамилияләр хәзер дә Олы Кайбыч, Кече Кайбыч авылларында киң таралган.

Кунаклар сүзенә ачыклык кертеп китәргә кирәктер. 24 октябрь көнне Түбән Тәүде районының Киндерле авылы мәктәбендә Татарстанның Кайбыч районы делегациясен зурлап каршы алдылар. Үткән ел Киндерле укытучылары үзләренең токым эзләре буйлап Кайбычка кунакка барганнар иде. Терминнар, сүзләр якынлыгы, туганнарны табулар белән тулган күңелләрне матур очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар белән тулыландырып кайттылар алар. Һәм менә очрашулар Киндерледә дәвам итте.

Кайбычтан озак еллар район башлыгы урынбасары булып эшләгән Бөтендөнья татар конгрессының Кайбыч бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, Кайбыч урта мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина, мәгариф бүлеге методисты Энҗе Гарифуллина, Кошман төп мәктәбе директоры Равилә Гафарова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Садриева, районның «Кайбыч таңнары» газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллина, китапханә директоры Җәмилә Сагиева, элекке мәктәп директоры, укытучы, эшмәкәр Рәшит Зиннәтуллин, Татарстанның «Сөембикә» журналы редактор урынбасары Гөлнур Сафиуллина автобус белән Түбән Тәүдегә килеп төшеп, өлкәбезнең татар җанлы эшмәкәре Ринат Насыйров ярдәмендә кунакханәгә урнаштылар. Икенче көнне аларны Киндерледә бай программа көтә иде.

Директорлары Мөнирә Калиева җитәкчелегендәге дус, бердәм, тырыш укытучылар коллективы аларны чәк-чәк белән түгел, ә кайбычлыларның үзләренә хас хөрмәт билгесе – юка белән каршы алдылар. Иртәнге чәй вакытында кунаклар үзләре алып килгән юкадан да авыз иттек. Төбәкара «Дуслык күпере» семинары тәрбияче Зиләфрүз Фазлуллина җитәкчелегендәге «Ләйсән» балалар бакчасы сабыйлары чыгышы белән башланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәүс Алеева якташлары, Габдулла Тукай премиясе лауреаты шагыйрь Шәүкәт Гаделша иҗатына багышланган «Себерем – үз җирем» ачык дәресенә чакырды. 10-11 нче класс укучылары авылдашларын беләләр, аның иҗаты белән таныш икәнлекләрен күрсәттеләр, шигырьләрен сөйләделәр.

Аннары укучылар һәм укытучылар катнашындагы «Әбием сандыгы» чарасы бу якларга күчеп килгән әби-бабалары чорындагы җырларны, уеннарны, милли кием, аш-суны, халык авыз иҗатын искә төшерде. Этномәдәни тәрбиягә багышланган түгәрәк өстәлдә Түбән Тәүде районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Рокина һәм Илмас Илдар улы, Мөнирә Рәхмәтулла кызы район, мәктәптәге эшләрнең торышы, уңышлары турында сөйләделәр. Гаҗәпкә каршы, ике районның да мәгариф тормышы охшашрак иде, икесе дә авыл хуҗалыгы районнары. Киндерледә туып-үскән күренекле шәхесләр: Шәүкәт Гаделша, «Чаян» сатирик журналының баш рәссамы, рәссамнар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Иван Хантемиров, 58 ел гомерен мөгаллимлеккә багышлап, Төмән һәм Татарстан төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан Нурания Газиева белән таныштык.

Кайбычлылар исеменнән Илмас Илдар улы балалар бакчасында да, мәктәп коллективына да, башкаларга да күп бүләкләр таратты, алар арасында уку кирәк-яраклары, уеннар, китаплар, плакатлар әле озак еллар белем бирү процессында ярдәмлек булырлар. Төмән татар мәдәният үзәгендә татар телен өйрәтү курсларын алып баручы Рафаэль абый Гадиев бүләккә килгән «Татарча сөйләшик» китаплары өчен бик шатланды.

Көннең калган өлеше мәчет белән танышу, репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янында якташларын бер минут тынлык белән искә алу, клубта кунакларның халык белән аралашуы, Киндерле һәм Төмән ягы осталарының шәп концерты белән тәмамланды. Җыр-моң белән алар Мөнирә ханымның кунакчыл йортына туганнары белән очрашуга юнәлделәр.

Икенче көнне Ямбай себер татарлары музее, Төмәннең 52 нче этномәдәни мәктәбе, «Этнос» балалар иҗаты һәм гуманитар белем бирү үзәге һәм шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар.

Әлеге истәлекле дуслык күпере «чат» яхшы гына хисләр белән озатылып барды. Кайбыч юкаларын ашап, «нәүрәп»кә салынган бәрәңгеләрнең мул уңышын искә алып, «папый», «кәки», «әпи», «якмыш» кебек кайбычлылар сүзләренең Киндерледә әле дә саклануын җылы кабул итеп, 120 елда токым җепләренең өзелмәвенә төшенеп, кан тартуы шундый күрешүләргә нигез булуына гаҗәпләнеп, элемтәне дәвамлы итәргә сүз куешып таралыштылар.

Клубтагы бәйрәмне алып баручы «Татар кызы-2025» бәйгесе финалында катнашучы Киндерле кызы Алинә Әхтәриеваның: «Без бүген күчеп килүчеләрнең бишенче буыны. Туган җиребез – Себер. Рухыбыз – Казан. Динебез – Ислам», – дип башлап җибәрүе дуслык күперенең ныклы буласына өметләндерә.

Халык белән очрашуда Рәмис Рафис улы делегацияне юлга әзерләп озатып җибәргән Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның сәламен җиткерде. Ул да Кайбыч егете, диде. «Безнең әби-бабаларыбыз уртак, хисләребез бер, шуңа да без сезне сагынабыз», – дип залдагыларның күңелләрендә туганлык җепләрен ныгытып куйды. Район халкы, аларның тормышы, авыл хуҗалыгындагы казанышлары турында сөйләде. Һәр авылда да су, газ, асфальт юл булуына басым ясады.

«Авылдагы тарихчы Кайбычтагы 1922 елгы халык санын исәпкә алу вакытында 180 йортның 54е Себергә киткәнлеге ачыклануын яза. Менә шул Себер туганнар инде сез. Якташыгыз Рафаэль Гадиев безне очраштырып, яңадан да монда килүне сорашып торды, рәхмәт аңарга. Килдек, күрдек, элемтәләр ныгыр, гаиләләр аралаша башларлар, яшьләр туган телләрен дә өйрәнерләр», – диде Рәмис Хәялиев.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*