tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мисырда “Безнең көч — бердәмлектә” халыкара фестивале узды
Мисырда “Безнең көч — бердәмлектә” халыкара фестивале узды

Мисырда “Безнең көч — бердәмлектә” халыкара фестивале узды

Мисырда төрле милләт вәкилләрен берләштергән “Безнең көч — бердәмлектә” дип аталган зур халыкара фестиваль узды. Конгресс тарафыннан фестивальгә Татарстаннан күренекле сәнгать осталары — аккордеонист, җырчы Рәзил Камалов, шулай ук Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты, педагог-хореограф Алсу Мәгъсумҗанова катнашты. Алар фестиваль кунаклары өчен ачык мастер-класслар үткәреп, татар музыкасы һәм бию сәнгатенең серләре белән уртаклаштылар.

Фестивальне оештыручыларның берсе — Гарәп Мисыр Җөмһүриятенең “Мисыр” ассоциациясе. Чара кысаларында милләттәшләребез тарафыннан татар халык һөнәрчелеге күргәзмәсе эшләде. Кунаклар кулдан ясалган милли сувенирлар белән танышты, татар милли ризыкларын татып карады, осталар җитәкчелегендә төрле кул эшләре мастер-классларында катнаша алды.

Гала-концерт барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашучыларны сәламләп, фестивальнең төрле милләт халыкларын якынайтудагы әһәмиятен ассызыклады. Ул чараның киләчәктә дәвамлы булып, тагын да киң масштабта узуын теләде.

Каһирәдәге Рус йорты җитәкчесе Вадим Зайчиков һәм ватандашлар эшләре буенча координацион совет җитәкчесе Ольга Писклина Бөтендөнья татар конгрессына күрсәтелгән теләктәшлек һәм фестивальне баетуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*