tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ялчыгол эзләре буйлап
Ялчыгол эзләре буйлап

Ялчыгол эзләре буйлап

Мамадыш – күренекле затлар, якташларга бай төбәк. Биредә асыл затлар хөрмәтләнә, бакыйдагылар истәлекләренә чаралар оештырыла, рухлары зурлана. Бу уңайдан Сон җирлеген үрнәк итеп куярлык, әлеге җирлекнең Кече Сон авылында атаклы композитор Фәрит Яруллин музее һәм дин галиме, язучы, табиб Таҗетдин Ялчыголга багышланган экспозиция эшли. Авылның изгеләр каберлегендә җирләнгән Таҗетдин хәзрәтнең әтисе Мәмәткол углы Ялчыгол ташы яңартылды. Таҗетдин Ялчыгол мөгаллимлек эшен әлеге авыл мәдрәсәсендә башлап, Зәй һәм Түбән Кама авылларында дәвам иткән, мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып барган, иҗат иткән, кешеләрне сихәтләндергән.

Ялчыгол зәйлеләр, түбәнкамалылар өчен дә кадерле. Бу көннәрдә төбәкче, мәгариф ветераны, волонтер, Дмитрий Крещенов премиясе лауреаты Рәисә Муллаәхмәтова Ялчыгол иҗатына, мәгърифәт эшчәнлегенә битараф булмаган бер төркем зәйлеләр һәм түбәнкамалылар өчен Мамадыш һәм Сон җирлегенә сәяхәт оештырды.
Зәй мөслимәләр берлеге җитәкчесе Разилә Җиһаншина әйтүенчә, узган көз абыстайларга районның Таҗетдин Ялчыголга кагылышы булган авыллар буйлап дини сәяхәт оештырылган. Һәм әлеге матур башлангыч Зәй районы кысаларыннан чыгып, башка төбәкләрне колачлый.

Бөтерчек кебек кечкенә Рәисә ханым шәхсән үзе дә Таҗетдин Ялчыгол буенча эзләнүләр алып бара, Зәйдә узучы Ялчыгол укуларында катнаша, чыгышлар ясый, дини чараны Мамадыш районы “Нократ” газетасында яктырта. Шул рәвешле Зәй һәм Мамадыш арасында дуслык күпере салына.

Сәяхәт Мамадышның «Рәхимле» мәчетеннән башланды. Исеме җисеменә туры килгән мәчетнең имамы, имам мөхтәсип Илһам хәзрәт Миннегалиев без – кунакларны жылы каршылап, мәчет төзелеше тарихын сөйләде, мөхтәсибәт эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге районда алты дистә мәчет эшләп килә, тиздән тагын дүрт мәчет сафка басачак. Сөбханалла, нинди зур рухи кыйммәт!

Мамадыш мәдрәсәсе белән дә данлыклы, анда күрше-тирә районнардан да килеп укыйлар. -Уку йортыбызның кыйбласы – рухи мирасны саклап, киләчәк буыннарга ирештерү, югары әхлаклы, дини вә дөньяви белемгә ия белгечләр әзерләү, – ди
мәдрәсә җитәкчесе Габдрахман хәзрәт Хабибуллин.

18 ел дәверендә мәдрәсә биниһая күп белгечләр әзерләгән, аларның күбесе дин-исламга хезмәт итә. Без сәфәрчеләр игътибарыннан “Хәләл” кибете дә читтә калмады.
Алдагы объект Кече Сон авылы иде. Әлеге авыл район үзәгеннән шактый ерак. Җиңел машиналарда Кече Сонгә юл тоттык. Юл уңаенда кыйблага карап агучы чишмәләр суын авыз иттек. Ханнар зиратында булып, алар рухына дога кылдык.

Кече Сондә җирлек башлыгы Рөстәм Мөхәммәтҗанов без – сәфәрчеләргә җирлек эшчәнлеген бәян итте, уй-ниятләре белән уртаклашты. Кече Сон авылы чал тарихны саклый. Әтисенең васыяте буенча, Таҗетдин Ялчыгол биредә өч ел яшәп, аның каберен зират кыла. Һәм биредә мәдрәсәдә дин сабаклары бирә.

– Сон җирлеге үзидарәсе көче белән (ул вакытта җирлек башлыгы Мансур Сәлахов иде) ишелеп беткән элекке мәдрәсә торгызылып, анда Фәрит Яруллин музее булдырылды. Ялчыгол дәвамчылары һәм изге эшләр башында торучы Ленар Шагиев изгеләр каберлегендә Таҗетдин Ялчыголның әтисенә яңа таш урнаштырды, – ди Рәисә ханым.

Музейда Ялчыголга багышланган экспозиция булдыруда да ниндидер бәйләнеш бар. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрендә “Кырлай авылыннан Җаек каласына алырга килгәндә, мин ян тәрәзә төбендә “Рисаләи Газизә”не укып утыра идем” дигән юллар бар. Фәрит Яруллин – беренче татар балеты “Шүрәле” авторы, әтисе Заһидулла Яруллин исә Тукай маршын язган. Ялчыгол экспозициясе яңа мәгълүматлар белән тулылана бара, нәсел дәвамчылары очрашу истәлеге итеп музейга “Тамырлар” китабын бүләк итте.

Мәңгелек йорт – зиратта булып, изгеләр каберлегендә Таҗетдин Ялчыголның әтисе Мәмәткол углы Ялчыгол рухына дога кылынды. (Имамнар, мәдрәсә мөгаллимнәре элек бер тирәгә җирләнә торган булган). Ә дога кылынган җирдә бәрәкәт, нигъмәт!
Авыл башындагы Яруллиннарга багышланган сквер да кызыксыну уятырлык. Кыскасы, биредә күренеклеләр хөрмәтенә сокланырлык биниһая эшләр башкарылган.
Игелекле эшләр башында торучы Кече Сон авылы яңа матур гамәлләр белән яна. Ай ахырында биредә Рәсәй күләмендә Фәрит Яруллин фестивале узачак.
Безнең җомга көнне Сонгә оештырылган изге сәфәребез әлеге мәртәбәле чарага старт, фатиха бирү булды.

Рәзимә Кашапова.
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*