Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бара торган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукайның 150 еллыгын Россия күләмендә уздыру планы булуын игълан итте.
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Указы чыгарга тиешлеген әйтте. Татарстан Рәисе Тукайның тууына 150 ел тулуга әзерлек эшләре якын арада башланачагын әйтте.
Шулай ук Татарстан Рәисе Тукай премиясенә чит илләрне дә катнаштыру нияте булуын әйтеп узды. Аның нинди форматты булучагы әлегә хәл ителмәде, уйларга кирәк булуын билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.