ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның төзекләндерелгән әдәби-мемориаль музей комплексы ачуда катнашты
Васил Шәйхразыев Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның төзекләндерелгән әдәби-мемориаль музей комплексы ачуда катнашты

Васил Шәйхразыев Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның төзекләндерелгән әдәби-мемориаль музей комплексы ачуда катнашты

Кичә Арча районы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның төзекләндерелгән әдәби-мемориаль музей комплексы ачылды. Яңартылган музей комплексын ачуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Масштаблы реконструкция эшләре 2021 елда Рөстәм Миңнехановның Яңа Кырлайда татар иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очрашуыннан соң башланды. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов музей комплексының торышы турындагы мәсьәләне күтәрде, шагыйрьнең 140 еллыгын музей лаеклы хәлдә каршыларга тиешлеген әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*