25 апрельдә Башкортстанныж Туймазы районы “Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәгендә “Татарча диктант” акциясе узды. Балалар һәм өлкәннәр бөек Тукаебызның “Бәхет” хикәясен язып, фәһем һәм тәрбия алды.
Башкортстанның Шаран районы бистәара үзәк китапханәнең “Илһам – Илһам” әдәби-шигъри клубы, Кыр-Тләуле авыл китапханәсенең “Сердәш” кызыксыну клубы әгъзалары, район татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе һәм әгъзалары Бөтендөнья”Татарча диктант акциясенә кушылды.
Мондый акцияләр-татар телен саклау һәм үстерү юлында зур адым. Туган телебезне яклыйк. . Бу елгы диктант Тукаебызнын 140 еллык юбилеена багышлануы күңелләргә аерым бер хозурлык бирде. Яше-карты бер булып, диктант язу мәйданнарын гөрләтте. Кыр-Теләүле китапханәсенен залында да , җыелган халыкнын күнелендә дә бүген бәйрәм иде.
Диктантны язып беткәч тә әле, таралышырга ашыкмадылар. Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби кичә үткәрелде.