ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төркиянең Трабзон шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез «Татарча диктант» язды
Төркиянең Трабзон шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез «Татарча диктант» язды

Төркиянең Трабзон шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез «Татарча диктант» язды

Төркиянең Трабзон шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез «Татарча диктант»  акциясенә кушылды.  Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Истанбулда яшәүче милләттәшебез, техник фәннәр кандидаты, инженер Айгөл-Зара Кәбир хәбәр итте.

«Бүген географик яктан диңгез аша Сочи каршысында гына урнашкан Трабзон шәһәрендә татарлар диктант язарга җыелды. Чарада Карадениз техник университеты студентлары, Трабзонда яшәүче һәм шәһәргә кунакка килгән милләттәшләребез, аларның балалары – барлыгы ун кеше катнашты», — дип белдерде ул.

Акцияне һәм диктантны Трабзонда 2017 елдан бирле гомер итүче Кадрия Сойтекиноглу оештырган. Чара Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдим иткән таләпләр буенча уздырылган: катнашучылар төп текстны яза башлаганчы, бергәләп «Туган тел» шигырен, ә аннары чит илләр өчен каралган «Исемдә калганнар» текстын (Габдулла Тукай истәлекләре буенча) язганнар.

«Бу акция безне бергә җыя торган күркәм очрашуларга сәбәп булып тора. Шуңа күрә катнашучылар бу юлы да буш кул белән килмәгән иде: өстәл татар халкына хас милли тәм-томнар белән тулы булды. Кадрия ханым — өчпочмак һәм кош теле, Альбина ханым — коймак һәм сметанник, ә Рауфа апа тары коймагы әзерләгән иде», — дип билгеләп үтте Айгөл-Зара Кәбир.

Моннан тыш, Айгөл-Зара Кәбир үзе башлап җибәргән «Сөйләшү» татар теле курслары кысаларында белем алучы биш кеше өчен диктантны онлайн форматта уздырган.

«Мин дә җиде ел элек башлап җибәргән «Сөйләшү» курсларымда тел өйрәнүчеләргә диктантны онлайн рәвештә яздырдым. Бу чара да Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдим иткән форматта оештырылды», — диде ул.

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*