19–20 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында “Бердәм өммәт – уртак язмыш” Халыкара конференциясе һәм Баш мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини хезмәтенә багышланган тантаналы чаралар үтәчәк. Делегатларны республикабызның тарихи һәм рухи мәркәзләре белән таныштырачак аерым программа көтә.
Катнашучыларга Казан Кирмәнендә урнашкан Кол Шәриф мәчетен күрү, ахшам намазын уку мөмкинлеге тудырыла. Алар шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә булачаклар һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашып, нәзарәтнең хәзерге эшчәнлеге белән танышачаклар. Кичке программа “Әл-Мәрҗани” мәчетенә сәфәр һәм “Туган авылым” милли комплексында узачак рәсми кабул итү белән дәвам итәчәк.
Икенче көнне делегатлар Болгар шәһәренә барыр дип көтелә. Биредә алар Ак мәчеттә өйлә намазы укыячак, Болгар цивилизациясе музеенда һәм Болгар Ислам академиясендә булып, тарихи-рухи мирас белән якыннан танышачаклар. Сәфәр “Кол Гали” комплексында оештырылган төшке аш белән төгәлләнәчәк.
Чаралар Татарстанның бай ислам мирасы белән танышу, төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан уздырыла.