Композитор Гүзәлия һәм шагыйрә Эльвира Әхмәтова татар дөньясының иң мәртәбәле бүләге – «Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара Берлеге медале» белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар Конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев карары нигезендә милләткә олуг хезмәт, татар мәдәниятен, татар сәнгатен дөньяга таныту юнәлешендәге эшчәнлеге өчен шагыйрә Эльвира Әхмәтова һәм җырчы, композитор Гүзәлия «Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара Берлеге медале» белән бүләкләнделәр.
Авторларга әлеге олуг бүләкне тантаналы рәвештә «Сәйдәш» мәдәният сараенда узган «Бүген яшик!» дип исемләнгән иҗат кичәсендә Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров тапшырды.
Гүзәлия белән Эльвира Әхмәтова композитор – шагыйрә тандемы буларак алты елдан артык эшлиләр. Бу дәвердә аларның 200 дән артык җырлары дөнья күргән, алар арасында хит булып танылып киткәннәре дә шактый. Авторларның җырларын Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Иркә, Раяз Фасыйхов һәм башка танылган артистлары башкара.