14 нчы ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясенә кушылдык. Диктант Саба район китапханәсендә узды. Мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылды. 158 кеше катнашты. Диктантны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы укыды. Диктант язарга олысы да, кечесе дә бик теләп килде.