Сургут шәһәре «Татарча диктант» масштаблы белем бирү акциясенә кушылды. Акциянең максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү. Ул тел белемен тикшерергә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә.
Быелгы акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышлана.
Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырылды