tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски шәһәрендәге татар оешмалары да “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Омски шәһәрендәге татар оешмалары да “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Омски шәһәрендәге татар оешмалары да “Татарча диктант” акциясенә кушылды

15 ноябрь көнне Омски шәһәрендә дә татар оешмалары “Татарча диктант” акциясенә кушылды. “Ибир” милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, директор вазифасын үтәүче Марат Сафарович Катыров оештыруы буенча диктантны шәһәрнең үзәк китапханәсендә яздылар. Диктант күренекле татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның әсәреннән алынган өзектән укылды һәм аны татар теле укытучысы Эльвира Фәвадис кызы Майнитдинова укыды. Иң яшь катнашучыга 12 яшь булса, иң олы яшьтәге катнашучыга 86 яшь. Диктант язучылар арасында кайчандыр өлкәбездә бердәнбер Үләнкүл урта татар мәктәбен бетергәннәр дә бар иде, нәкъ менә алар диктантны 5 билгесенә язган булып чыктылар. Безнең арада Казаннан килгән, бүгенге көндә Омскида эшләп, яшәп яткан Эмиль исемле егетебез дә бар иде.

Диктант язылып беткәч, Марат Сафарович катнашучыларга рәхмәт хатларын тапшырды. Аннан соң барыбыз чәй өстәле артында утырып, озак аралаштык, фикерләр алыштык. Фагыйлә ханым Чумарова #әдәбимарафон турында һәм аның әһәмияте турында сөйләде. Килгән кунаклар канәгать булып калдылар, кайберләре өчен шәһәребездә шундый оешма барлыгы чынлап торып бер ачыш та булды әле.
Киләчәктә татар теленә өйрәнергә теләүчеләр саны артыр дип ышанып калабыз!

Видео-фото язманы Фагыйлә Чумарова әзерләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*