tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVIII форумына багышланган матбугат конференциясе узды
Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVIII форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVIII форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген, 19 ноябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVIII форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Форум программасы һәм аның кысаларында үткәрелә торган чаралар белән журналистларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров таныштырды.

Матбугат конференциясендә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та чыгыш ясадылар.

Быел форумга 10 илдән, Россиянең 60 төбәгеннән 400дән артык эшмәкәр җыелачак. Катнашучылар салым сәясәте, ташламалар, субсидияләр, кредит сәясәте программалары, ислам банкингы, шулай ук социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре, инвестицион мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачаклар.

Форум «Корстон» кунакханә комплексында катнашучыларны теркәү белән һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура утырышы белән ачылачак. Көннең төп вакыйгасы булып «Мөмкинлекләр икътисады:  Татарча бизнес-караш 2026» дискуссия панеле булачак, анда эшмәкәрләр Татарстанда һәм чит илләрдә бизнес үсешенең заманча трендлары, чакырулары һәм стратегик ориентирлары турында фикер алышачак. Форумның икенче көнендә катнашучылар Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районына барачаклар, анда аларга региональ икътисадый программа һәм уңышлы инвестиция проектлары мисаллары тәкъдим ителәчәк. Программада-район җитәкчелеге белән очрашу, сәнәгать предприятиеләрендә һәм инфраструктура объектларында булу планлаштырылган. Форумның өченче көнендә «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының Татарстан Республикасы җитәкчелеге, иҗтимагый берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOДА узган пленар утырышы төп вакыйга булачак. Утырыш алдыннан кунаклар милли Җыенга багышланган фотокүргәзмә белән таныша алачаклар.

Форум гадәттәгечә бизнесның социаль җаваплылыгы һәм татар дөньясының бердәмлеген ныгыту мәсьәләләренә аерым игътибар бирә.

Чара татар эшкуарларына ярдәм итү, танышу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып хезмәт итә, татарлар яши торган төбәкләр һәм илләр арасында горизонталь элемтәләрне ныгытуга, шулай ук тотрыклы эшлекле һәм мәдәни багланышлар урнаштыруга ярдәм итә.

Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә бизнесны һәм татар бергәлекләрен үстерүгә ярдәм итә торган инициативаларга аерым игътибар бирелә. Традиция буенча форумда катнашучылар үзара ярдәмләшү, мәдәни традицияләрне саклау, мәгарифкә, яшьләргә ярдәм итү идеяләре, җәмгыятьне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән социаль проектлар тирәсендә берләшәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*