tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин истәлегенә «Ике аккош» конкурсына нәтиҗә ясадылар
Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин истәлегенә «Ике аккош» конкурсына нәтиҗә ясадылар

Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин истәлегенә «Ике аккош» конкурсына нәтиҗә ясадылар

Башкортстанда татар һәм башкорт эстрасының күренекле җырчысы Фәридә Кудашеваның исемен мәңгеләштерү максатыннан төрле чаралар уздырыла. Бүген Толбазыда Фәридә Кудашева һәм аның тормыш иптәше, танылган композитор һәм музыкант Бәхти Гайсин истәлегенә багышлап «Ике аккош» исеме астында чираттагы республикакүләм музыкаль конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

«Чакмагыш районының балалар сәнгать мәктәбе каршында 20 елдан артык эшләп килүче «Лада» эстрада-инструменталь ансамбле әлеге мәртәбәле бәйгедә икенче мактаулы урынны яуладык. Бик шатбыз, Чакмагыш районы төзелүгә – 95 ел, Чакмагыш авылының 350 еллык юбилейларын каршылаганда да барырга, катнашырга мөмкинлек таптык. Һичшиксез, мондый конкурслар кирәк һәм аларның сәнгать белән мәдәният үсеше өчен әһәмияте әйтеп бетергесез зур», – дип сөйләде танылган музыкант, пианистка һәм Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия Низаева-Назаргулова «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашканда.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, «Лада» ансамбле конкурс сәхнәсендә Бәхти Гайсинның «Рәйсә» операсыннан вальс һәм Поль Марианың «Токккато» әсәрен тәкъдим иткән.

«Бөек сәнгать әһелләребезнең иҗатын онытырга хакыбыз юк. Үзебезнең репертуарда исә төрле көй-моңнар, җырлар. Ансамбль чыгышларын һәрвакытта да яратып кабул итәләр. Мин уйлавымча, Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның татар һәм башкорт мәдәниятенә керткән уртак өлеше бәяләп бетергесез. Алар — профессиональлек, халыкка хезмәт итү һәм сәнгатькә тугрылык символы», – дип фикерләре белән уртаклашты әңгәмәдәш.

«Ике аккош»ның жюри рәисе ТР һәм БР халык артисты Айдар Галимов булган.

  • «Ике аккош» республика музыкаль конкурс-фестивале Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе проектларының берсе булып тора. Иҗади ярыш яшьләрнең республика халыкларының милли мәдәнияте белән кызыксынуын арттыруга, Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның рухи мирасын саклауга юнәлдерелгән.
  • Фәридә Кудашева – башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы, РСФСРның атказанган (1972), Башкортстанның халык (1968), Татарстанның халык (1990) артисткасы, Татарстан Республикасының Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1996). Бәхти Гайсин – Башкорт АССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*