tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең зональ этабы узды
Кукмарада Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең зональ этабы узды

Кукмарада Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең зональ этабы узды

Кукмара Мәдәният йортында Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең чираттагы зональ этабы узды. Әлеге бәйге татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, халык мирасын саклау һәм популярлаштыру максатыннан ел саен үткәрелә һәм бүгенге көндә яшьләр арасында да зур кызыксыну уята.

Чарада Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Дирекциясенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин, республикакүләм «Татар кызы–2021» җиңүчесе, катнашучылар белән эшләү директоры Айгөл Котдусова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар, чыгышларында, проектның милләтебезне берләштерүдәге ролен һәм татар кызларының белемле, зирәк, уңган булуын ачудагы әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Зональ этапта Биектау, Лаеш, Балтач, Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан килгән кызлар үзара көч сынашты. Катнашучылар төрле юнәлешләр буенча сәләтләрен күрсәтеп, күпкырлы осталыкларын ачты:

үзләрен тәкъдим итү;
иҗади бирем;
дефиле;
интеллектуаль сорауларга җавап бирү;
аш-су осталыгын күрсәтү;
милли костюмны тәкъдим итү.

Жюри нәтиҗәләре буенча ярымфиналга өч кыз узды:

Ризәлә Сибгатова (Лаеш районы),
Сиринә Закирова (Балтач районы),
Таңсылу Рәхимова (Кукмара районы).

Аларның һәркайсы үз чыгышы белән тамашачылар һәм жюри күңелендә тирән тәэсир калдырды, төбәкләренә лаеклы вәкил булуларын күрсәтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*