Бүген ГТРК «Корстон»да XVIII «Татарстанның эшлекле партнёрлары» форумына катнашучыларны теркәү башланды. Ульяновск өлкәсе, Башкортостан, Марий-Эл, Казакъстан, Кыргызстан Республикалары вәкилләре инде теркәлү узарга өлгерделәр.
Мәйданчыкка Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән эшмәкәрләр, экспертлар һәм татар диаспоралары вәкилләре җыела башлады.
Биредә кунакларга ярдәм күрсәтү өчен мәгълүмат өстәлләре эшли. Форум кысаларында Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районына бару һәм башка чаралар планлаштырыла.
Форум гадәттәгечә бизнесның социаль җаваплылыгы һәм татар дөньясының бердәмлеген ныгыту мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Чара татар эшкуарлары арасында ярдәм итү, танышу һәм үзара тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып хезмәт итә, татарлар яши торган төбәкләр һәм илләр арасында горизонталь элемтәләрне ныгытуга, шулай ук тотрыклы эшлекле һәм мәдәни багланышлар булдыруга ярдәм итә.



