Әтнә районы Ак калфаклары проекты! 24 нче ноябрь көнне “Китап шифаханәсе” берләшмәсенә йөрүче балаларның 3-4 нче сыйныфта укучылары белән Күшәр авыл китапханәсендә Күңгәр авыл җирлеге “Ак калфак” җитәкчесе Гөлүсә Ринат кызы тарафыннан “Татар әкиятләренең бала тәрбияләүдәге роле” дип исемләнгән чара узды.
Чара барышында ана теле, туган тел, татар теле, әкият төшенчәләренә ачыклык кертелде. Төрле халык әкиятләр белән таныштырып үтелде. Татар халык әкиятләренә басым ясалып, ул әкиятләрнең кайберләрен кычкырып укулар оештырылды.
Соңгыннан балалар татар халык әкиятләрендә телгә алынган, үзләренә ошаган әкият геройларын сүрәткә төшерде. Ясалган рәсемнәренә урыннар билгеләнеп, бүләкләр биреләчәк. Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан чара ахырында математик бирем эшләп балаларның берләшмәдә узган вакытлары тагы да файдалы булып төгәлләнде.