«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының Татарстан җитәкчелеге, иҗтимагый берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOда пленар утырышы узды. Чарада Красноярск краеның үзәк төбәге урман сәнәгате берләшмәсе президенты, эшмәкәр Илдус Фәүзи улы Гәрәев чыгыш ясады.
– Мин монда булуыма бик шатмын һәм шушы форумнар нәтиҗәсендә халкыбызны берләштерүегез, бөтен дөнья татарларының элемтәсен ныгытуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә! Әле күптән түгел генә сез, Васил Гаяз улы, Красноярск краена сәфәрегез, шул исәптән Казанка авылында уздырган якташлар очрашуы белән сөендердегез. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы фәнни экспедициясе быел татарлар тупланып яши торган урыннарда фәнни экспедиция уздырды һәм бездә производствода булды, – диде ул үзенең чыгышында.