ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле киләсе елда тамашачыларга күрсәтеләчәк ике яңа программа әзерли. Коллективның матбугат үзәге «Сабан туе» вокаль-хореографик спектакле һәм «Шүрәле» спектакленә бәйле кайбер серләрне ача.
«Сабан туе» вокаль-хореографик спектаклендә тамашачылар бәйрәмнең ничек барлыкка килгәнен, бүгенге көндә нинди үзгәрешләр кичергәнен күзәтә алачак. Безнең бүгенге «Сабан туе» — ул заманча фольклор. Элек куелыш башкачарак яңгырашта иде», — дип шәрехләгән Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган, ТР халык артисты Айрат Хәмитов.
Моннан тыш ансамбль «Шүрәле» куелышы өстендә дә эшли. Сәнгать җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу тема бүгенге көндә дә актуаль һәм балалар, өлкәннәр тарафыннан тиешле бәяләнә. Коллектив мифик җан турындагы тарихны саклап калырга тели, ләкин классик (балет) вариантта түгел, ә халыкчан башкаруда.
Чыганак: tatar-inform.tatar