23 ноябрь көнне Мәскәүнең “Дубинин урамындагы Концерт залы” сәхнәсендә композитор Фәрһад Бәхтияри һәм җырчы Камилә Шакированың «Күңел кыллары» исемле онытылмас иҗат кичәсе узды.
Кичәнең программасы татар композиторлары Р.Яхин, Л. Батыр-Болгари, Э. Низамов, М. Хәйруллина һәм Ф. Бәхтияри әсәрләрен, шулай ук татар халык музыкасы ядкарьләрен берләштерде. Борынгы озын көйләрне башкару сәнгате белән тыгыз бәйләнештәге һәм татар музыкасын аерып торучы «моң» күренеше-феномены белән сугарылган концерт тамашачыны татар музыка мәдәниятенең серле дөньясына алып керде.
Кичә Кәмилә Шакирова тарафыннан оста итеп башкарылган «Әллүки»дән башланды, шуннан соң ул заманча татар композиторлары һәм танылган классиклар иҗатына күчте. Әсәрләр, аеруча «Яулык», «Өйгә кайттым», «Кайту» һәм «Калам яныңда», сөйгән ярыңа тугрылык, Ватанга мәхәббәт, мәдәнияткә һәм тарихка хөрмәт кебек мәңгелек темаларга кагылды. Концертның икенче өлешеннән Ф. Бәхтияринең озын көйләргә сылтама булган «Уйчан төн» һәм думбырага кушылып башкарылган җыр сыман «Сәяхәт» әсәрләрен билгеләп үтәргә була.
Фәрһад Бәхтияри, композитор, пианист, музыка белгече, РФ Композиторлар берлеге әгъзасы һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, Үзәк музыка мәктәбе – Музыка башкару сәнгате академиясендә композиция һәм әсәрне музыка коралларына күчерү (оркестрлау) дәресләрен укыта. Ул татар традицияләрен хәзерге академик музыка теле аша яңгырату юнәлешендә иҗат итә.
Камилә Шакирова – халыкара бәйгеләр лауреаты, шул исәптән Ваһапов конкурс-фестивале җиңүчесе, төрле вакытта «Ел фасыллары» (Времена года) һәм «Яңа музыка» (Новая музыка) оркестрлары белән хезмәттәшлек иткән. Традицион татар музыкасын да, заманча авторлар әсәрләрен дә башкаруда осталыгы белән билгеле.
Шулай ук кичәдә Үзәк музыка мәктәбе укучылары, яшь талантлар — Екатерина Конюхова (фортепиано) һәм Таһирә Минһаҗева (скрипка) чыгыш ясады.
Бу кичә татар музыкасының чын бәйрәменә әверелде, ул традицияләрне һәм заманчалыкны бер сәхнәдә берләштерде һәм тамашачыларда якты тәэсирләр калдырды. Зал концерт башланганчы ук тулы булды һәм музыкантларны Р.Яхинның романсын биска башкаруларыннан башка җибәрә алмады.
Әлфия Кәримова
