tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакировка Дәрдемәнд исемендәге премия тапшырылды
Данис Шакировка Дәрдемәнд исемендәге премия тапшырылды

Данис Шакировка Дәрдемәнд исемендәге премия тапшырылды

Бүген, 28 ноябрь көнне, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакировка Дәрдемәнд исемендәге премия тапшырылды.

Данис Шакиров 1988 елның 15 октябрендә ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туган. Мәктәптә татар сыйныфында укыган. 2011 елда «Филология» белгечлеге буенча Казан федераль университетынкызыл диплом белән тәмамлаган. 2016 елда КФУда аспирантура тәмамлап, филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 7нче чакырылыш депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы. Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*