Новосибирскида Әниләр көненә багышланган «Алтын хатын» конкурсы узды. Бәйгедә өлкәдән 4 хатын-кыз катнашты.
«Ак калфак» оешмасын Зәринә Мингалиева тәкъдим итте, ул икенче урынны һәм «Унган хатын»титулын яулады. Җиңүче булып Куйбышев районы Альмира Әюпова танылды.