tatruen
Баш бит / Яңалыклар / МИЛЛИ ШУРА РӘИСЕ ЭШ СӘФӘРЕ БЕЛӘН БАШКОРТСТАНГА КИЛДЕ
МИЛЛИ ШУРА РӘИСЕ ЭШ СӘФӘРЕ БЕЛӘН БАШКОРТСТАНГА КИЛДЕ

МИЛЛИ ШУРА РӘИСЕ ЭШ СӘФӘРЕ БЕЛӘН БАШКОРТСТАНГА КИЛДЕ

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстанга килде.

Аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин һәм Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов аэропортта каршы алды.

Васил Габтелгаяз улы эш сәфәре кысаларында Гафури районына барачак. Шулай ук ул Уфа шәһәрендә республиканың татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак. Очрашу барышында иҗтимагый оешмаларның 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, киләсе елга эш планын һәм максатларны билгеләү күзаллана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*