tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ялгызкаен музеенда булдылар һәм геройларны искә алдылар
Ялгызкаен музеенда булдылар  һәм геройларны искә алдылар

Ялгызкаен музеенда булдылар һәм геройларны искә алдылар

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Гафури районының Ялгызкаен  авылында да булды.

Бүгенге көндә авылда 500 хуҗалык бар, 1200 кеше яши. 350 урынлык мәдәният йорты, китапханә, почта бүлекчәсе, 25 урынлык стационар дәваханә, аптека, амбулатория, балалар бакчасы, мәктәп урнашкан.

Авылның Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык күрсәткән батыр уллары да бар. Делегация аларны искә алып, Советлар Союзы Геройлары Зәйнетдин Әхмәтҗанов һәм Закир Әсфәндияров бюстларына  чәчәкләр салды.

Ялгызкаен урта мәктәбендә урнашкан Хәрби һәм Хезмәт Даны музее яшь буынны тәрбияләүдә  үз өлешен кертә, авылның тарихы, шәхесләре белән танышырга ярдәм итә. Моны чара кунаклары да ассызыклады. Мәктәпкә Татарстан Республикасы Рәисенең бүләге булган китаплар тупланмасы тапшырылды.

Эш программасы кысаларында Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ялгызкаен авыл мәчетен карады, аның эшчәнлеге белән танышты һәм Коръән бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*