Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Түбән Новгород һәм Сергач шәһәрләре татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре Тимур Шәрәфетдинов һәм Фәрит Аймалетдинов белән очрашты.
Кунаклар бик яхшы яңалыклар белән уртаклашты: Түбән Новгород шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең бүлекчәләре арткан. Сергачта һәм Кызыл Октябрьдә бүлекчәләр оешкан.
Очрашу барышында алар планнары белән бүлеште. Беренчедән, Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны колачлы бәйрәм итәргә; икенчедән, Сергач шәһәрендә Тукай бюстын урнаштыру һәм аның хөрмәтенә бакча ачарга; өченчедән, татар мәдәниятен яратучыларны берләштерүче Сабантуй бәйрәмен үткәрергә җыенулары турында белдерделәр. Моңа кадәр милли бәйрәм районнарда үткәрелеп килгән булса, ә киләсе 2026 елда аны Сергач шәһәрендә уздырырга ниятлиләр. Әлеге проектларны Васил Шәйхаразыев хуплады һәм ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Очрашуда алга таба хезмәттәшлек итү юнәлешләре билгеләнде.