Ульяновск районы Ундоры авылының “Ак мәчет”е Казанга илтә торган олы юл өстендә балкып утыра. Мөселман кардәшләребез әлеге Аллаһы йортында биш вакыт намаз укыйлар, хак вә пакь динебез нигезләрен өйрәнәләр.
Бала вакыттан ук әби-бабасыннан догалар өйрәнеп үскән Наил хәзрәт Гизятуллов Ульяновск районына имам-мөхтәсиб итеп билгеләнгәч, татар-мөселман халкы күмәкләшеп яшәгән барлык авылларда да мәчетләр торгызу максаты куя. Һәм район җитәкчеләре, милләт җанлы, иманлы малтабарлар, татар җәмәгатьчелеге белән уртак тел табып, мөселман гыйбадәтханәләре салу өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итүгә ирешә. Хәзерге вакытта Ишеевканың үзендә, Яңа Бидәнге, Зеленая Роща һәм Ундоры авылларында соңгы утыз ел эчендә сафка бастырылган мәчетләр эшләр килә. Ә Бирючевка, Елшанка һәм Тимирязевский бистәләрендә Аллаһы йортлары тиздән файдалануга тапшырылачак.
Ульяновск районының барлык авылларында да, шул исәптән курорт зонасына кергән Ундорыда узган гасырның сиксәненче елларында Татарстан белән Чувашстанның күрше районнарыннан килеп урнашкан милләттәшләребез гомер кичерә. Уңайлы тормыш шартлары эзләп килгән татарлар биредә йортлар салып, гаиләләр корып, балалар үстерәләр һәм тәртипле, эшчән, тырыш булулары белән хөрмәт казаналар. Ураза һәм Корбан гаетләренә алар үзләренең туган якларына кайтып йөри. Ә моннан ун ел элек Ундоры мөселманнарында мәчет төзү теләге туа. Алар мәхәллә оештыралар һәм уртага салып сөйләшәләр дә, бистә халкының күпчелек өлеше хезмәт иткән данлыклы “Волжанка” заводы җитәкчесе Михаил Горшковка гыйбадәтханә салу өчен җир участогы бирүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Барлык диннәргә дә хөрмәт белән караган директор бик тә уңайлы урында – Казанга илтә торган олы юл өстендә унике сотый җир бүлеп бирү турында карарын имзалый.
2015 елның 8 сентябрендә мөселман кардәшләребез һәм дин әһелләре бергә җыелып, тәкбирләр әйтеп, булачак мәчетнең нигез ташын куялар. Ә инде икенче көнне, 9 сентябрьдә күмәкләшеп фундамент сала башлыйлар. Ямьле яз җиткәч, 2016 елның 4 апрелендә төзелеш эшләренә керешәләр. Мәркәзебез Казанның абруйлы имамы Әзгать хәзрәт мәчетнең проектын ясатып бирә һәм үзе белән оста куллы эшчеләр дә алып килә. Әлбәттә инде, Ундоры татарларының сәдака акчасына төзиләр. Изге эшкә үзләренең хәләл малларыннан өлеш чыгаручы бизнесменнар да табыла. Көне буе үзләренең эш урыннарында тир түккән мөселман ир-егетләре, өйләренә кайтып ял итмичә, мәчеткә киләләр һәм төнге унга кадәр төзелештә бил бөгәләр. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе озак көттерми: 2016 елның 24 июлендә яңа гына сафка бастырылган “Ак мәчет”нең манарасын күтәрәләр. Ә 2017 елның 14 маенда өлкә һәм район җитәкчеләре, күп мәртәбәле кунаклар катнашында мәһабәт мәчет бинасы рәсми рәвештә ачыла. Менә тугызынчы ел инде ул халкыбызга, динебезгә хезмәт итә. Оста куллы милләттәшләребез мәчет йортында унике метр тирәнлектә кое казып, насос куйганнар. Хәзер мәчеттәге краннан чиста, шифалы су агып тора.
Тирә-юньгә иман нуры сибеп торучы “Ак мәчет”тә намаз уку, дини гыйлем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Имам-хатыйб вазыйфаларын Иршат хәзрәт Вәлиев башкара. Ул – мәчет төзү эшләренең чишмә башында торучыларның берсе. Чувашстанның Батыр районы Татар Согыты авылыннан. Бөтен гомерен тырыш, намуслы хезмәткә багышлаган. Башта җирле совхозның Иске Алейкино бригадасында шофер, комбайнчы булып эшли. Аннары бригадир, гараж мөдире, терлек азыгы әзерләү буенча директор урынбасары итеп куялар. Лаеклы ялга чыккач, дин юлында, намазда булган Иршат кардәшебезгә Ундоры мөселманнары мәхәллә имамы вазыйфасын йөкли. Шулай итеп, аңа авылда мәчет төзү эшләрен башлап йөрергә туры килә.
“Ундоры мөселманнарына рәхмәт – һәркайсы малы белән дә, кул көче белән дә мәчетне салырга булышты. Шулай ук Фәһим Әхмәтшин, Фәтих Ракипов белән Җәмил Санатуллин бик нык ярдәм иттеләр. Искәндәр Юсупов акчалата да, транспорты белән дә булышлык күрсәтте. Танылган эшмәкәр Руслан Кантемиров авылдашыбыз бит, әти-әнисе биредә яшиләр. Ул төзелешкә зур өлеш кертте, хәзер дә ярдәм итеп тора. Рус Бидәнгесе авылының фермер хуҗалыгын әйдәп баручы Камил Идиатуллов белән Рәшид Миннибаевка чиксез рәхмәтлебез. Рәшид кардәшебез җылылык һәм ут өчен түләүне үз өстенә алды. Хәзрәт, сезгә бездән нинди ярдәм кирәк, дип гел шалтыратып сораша. Менә шундый булдыклы, юмарт, иманлы ир-егетләребез булганда, мәчет эшләрен алып барырга күпкә җиңелрәк. Уң кулым, терәгем һәм таянычым – мөәзинебез Нурислам Хисмәтовка да рәхмәтлемен. Ул күптән түгел генә “Биләр” мәдрәсәсен читтән торып тәмамлады”,- ди Иршат хәзрәт.
“Ак мәчет”нең биек манарасыннан биш вакыт намазга чакырып моңлы азан тавышы яңгырый. Баштагы мәлдә тирә-якта яшәүчеләр, азаныгыз безгә комачаулый, дип зарланган булдылар, Ундоры чиркәвенең атакае белән кара-каршы утырып сөйләштек тә, бу мәсьәләгә нокта куелды, дип өстәде Иршат хәзрәт. Без килгән көнне җомга намазына дистәдән артык мөселман кардәшебез җыелган иде. Күрше авыллардан, Ленин исемендәге һәм “Дубки” санаторийларында, реабилитацияләү үзәгендә ял итүчеләр дә килеп йөриләр икән. Ә дүрт кеше Татарстанның Тәтеш районы Татар Бидәнгесе авылыннан мәчет каршындагы дини курсларда белем ала. Шуларның берсе хәтта “Өмет” газетасына язылырга да теләк белдерде. Газетагызда атна саен җомга вәгазьләре, намаз вакытлары, татар дөньясы яңалыклары басыла икән, бик теләп язылыр идем, диде ул. Кызганычка, “Өмет”ебез Ульяновск өлкәсе территориясендә генә тарала шул.
Әлеге мәчет ачылган көннән бирле дини курслар уңышлы гына эшләп килә. Милләтебез, динебез хакына җан атып йөрүче игелекле мөгаллимә Нурдания ханым Ялалтдинова җитәкчелек иткән дин дәресләре мәктәбендә быел унбиш шәкерт белем ала. Алар гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга, шәригать кануннарын өйрәнәләр, Коръәни-Кәримне хәтем кылалар. Назирә абыстай Зимагулова да мөслимәләрне берләштерү максатында зур тырышлык куя. Алар күмәкләшеп ифтар, корбан мәҗлесләре үткәрәләр, СВО зонасында хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашалар. Назирә апа, Факия апа, Кәшифә апа, Нәкыя апа Сафина, Зөлфия апа Измайлова – абыстайның төп ярдәмчеләре.
Ундоры авылыннан байтак милләттәшләребез Туган илебезне саклау теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән. Зөлфия ханым Измайлованың баласы Рамил Равил улы беренче көннән үк контракт буенча хезмәт итә. Быел Зөлфия ханыма Россия мөселманнары мөфтияте юлламасы буенча изге җирләрдә хаҗ сәфәрендә булып кайтырга насыйп иткән. Мәчеттә дин сабаклары өйрәнүче шәкерт Сария Хәлимованың мобилизация буенча алынган улы Марсель СВО зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган. Аллаһы Раббыбыз хәсрәт дәрьясындагы газиз анага язмыш сынавын җиңеп чыгарга сабырлык, көч-куәт бирсен.
Ульяновск районының имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Гизятуллов “Ак мәчет”тә җомга намазына җыелган мөселман кардәшләребезгә фани дөньяның вакытлыча булуы, ахирәттә Аллаһы Раббыбыз каршында җавап тотарга туры киләчәге турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Аннары җомга хотбәсен ирештереп, намаз укытты. Бергәләп тәүбә кылып, тәсбих тарттык һәм Аллаһының Рәсүлен олуглап салаватлар әйттек. Әлеге юллар авторы барча милләттәшләребезне дә өлкәбездә 36 нчы ел инде чыгып килүче “Өмет” газетасына язылырга өндәде. Төбәгебездәге һәрбер татар-мөселман гаиләсенең бердәнбер милли басманы өйләренә яздырып алырга мөмкинлеге бар бит инде, моның өчен фәкать теләк һәм ният, үзеңне татар кешесе итеп санау гына кирәк, диде ул. Әлеге фикерне Иршат хәзрәт Вәлиев та куәтләде. Безнең мәчет ел саен газетаны яздырып ала, югалып бетмәсен өчен подшивка ясап тегеп барабыз, җәйге лагерьга йөрүче балалар да, мәчеткә намазга килүче яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә ачып карыйлар, кызыксыналар, укыйлар, ди хәзрәт.
Җомга намазын укып, туган тел, газета һәм динебез язмышы хакында уртага салып сөйләшкәннән соң, Ундоры мәчете мөслимәләре тырышлыгы белән әзерләнгән табын артында милли ризыклар белән сыйландык. Мәчеткә йөрүче хатын-кызларыбыз аш-суга бик осталар инде, шуңа күрә дини мәҗлесләрне еш үткәрәбез, район главасы да, авыл хакимияте башлыгы да һәрвакыт соклануларын белдерәләр, ди имам-хатыйб Иршат хәзрәт.
Исхак ХӘЛИМОВ.
Чыганак: emet73.ru