Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган кичә узачак.
Программада Мөхәммәт Мәһдиевкә бәйле истәлекләр, «Кеше китә – җыры кала» фильмының режиссеры һәм актерлары белән очрашу да каралган.
Иҗади кичәне ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге оештыра. Кичә 11 декабрь 17.00 сәгатьтә булачак.