tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ата-бабаларыбызның сабырлыгы һәм тырышлыгы сокландыра
Ата-бабаларыбызның сабырлыгы һәм тырышлыгы сокландыра

Ата-бабаларыбызның сабырлыгы һәм тырышлыгы сокландыра

Ульяновск өлкәсе Губернаторының тышкы экономик элемтәләр буенча киңәшчесе, “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдиновка шушы арада гына Санкт-Петербург шәһәрендә булып, төньяк башкаланың Үзәк Җәмигъ мәчетендә җомга намазын укырга насыйп иткән. Заманында Россия империясенең Европа өлешендәге иң зур мәчет булып саналган Аллаһы йортында алган тәэсирләрен ул газета укучылар белән бүлешә.

“Әлеге архитектура һәйкәленең тарихына күз саласың да, зирәк акыллы, ихлас күңелле, ныклы иманлы ата-бабаларыбызның Аллаһы Тәгалә юлында осталык һәм сабырлык күрсәтеп, зур уңышларга ирешүләренә тагын бер тапкыр гаҗәпләнәсең. Уйлап кына карагыз әле: мәчетне салу тарихы ерак 1798 елга барып тоташа бит. Ул чакта биш йөздән артык мөселман хәрби хезмәткәре намаз уку йорты һәм зират булдыру өчен урын бирүне сорап прошение язалар. 1803-1804 елларда Санкт-Петербургта хәрби ведомство (!) заказы буенча хәтта мәчетләрнең проектлары да эшләнелә. Шуннан соң алтмыш ел дәвамында прошениелар язып торуга карамастан, 1862 елда хәрби гвардияле ахун Мөхәммәд-Алим Хантемировка мәчет төзергә түгел, манаралы таш мәчет салу өчен халыктан сәдака акчасы җыярга да рөхсәт бирмиләр.

Егерме ел буе дипломатик юл белән төрле омтылышлар ясап караганнан соң, 1861 елда 1 һәм 2 нче мөселман мәхәлләсенең ышанычлы затлары Мөхәммәд-Шакир Юнусов белән Атаулла Баязитов, шулай ук Петербургның 2 нче гильдия сәүдәгәре Рәхмәтулла Халитов белән Абдулла Кутаев Петербургта Җәмигъ мәчете салырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр. Ул вакыттагы мөфти Сәлимгәрәй Тәвкелев (Россия мөселманнарының баш мөфтие) МВДның профильле ведомствосы белән килештереп, халыктан сәдака җыюга старт бирергә ризалык ала.

Тагын егерме ел сәдака акчасы җыюга китә. Шунысына игътибар итегез: сәдаканы бары тик Петербург мөселман мәхәлләсе әгъзаларыннан гына җыярга мөмкин була. Ул чакта Петербургта 1700 мөселман исәпләнгән, шуларның 1585е – татарлар. Шулай итеп, 1902 елга 44 мең сум акча җыела.

Төзелешне башлау өчен акча җыелып бетсә дә, бары тик 1906 елда гына “Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчете төзү буенча комитет” булдыру турында карар чыга. Ахун Атаулла Баязитов 1883 елдан соң җыелган 53300 сум акчаны тиененә кадәр комитетның исәп-хисап счетына күчерә. Атаулла хәзрәт халыктан җыелган акчаны озак еллар буе менә шулай үзендә кадерләп саклаган.

Абруйлы, хөрмәтле татар-мөселман хәрбиләре һәм дәүләт хезмәтендәге кешеләр җитәкчелегендә комитет булдырыла. Анда подполковник Абдул-Азиз Дәвләтшин (төзелешне тәмамлаганда ул генерал-майор дәрәҗәсендә була инде), секретарь – капитан А.Жантиев, ахуннар Атаулла Баязитов, Мөхәммәд-Зариф Юнусов (Мөхәммәд-Шакир Юнусовның улы), кавалериядән генерал Г.Д.Чингисхан, генерал-майор А.Шәех-Али, статский советник Д.Смольный, советник Искәндәр Вәлихан, капитан А.Сыртланов керә. Әлбәттә инде, малтабар-сәүдәгәрләр Хәйрулла Халитов, Х.Ялышев, Мөхәммәд-Алим Максутов, Атаулла Байрашев, йорт хуҗалары Фәттахетдин Таканаев, А.Адиятов, Ибраһим Батырбаев, Нигъмәтулла Яфаров, Нәзир Бекбулатов белән безнең Сембер промышленнигы Хөсәен Акчурин да читтә калмый. Сүз уңаеннан, ул чакта нәкъ менә фабрикант Акчуриннар тырышлыгы аркасында 1864 елда Сембердә беренче таш Җәмигъ мәчет төзелгән була инде (хәзер – Федерация урамы, 33).

Өч ел эчендә (1909 елның 1 маена) комитетның саклык счетында җыелган акча күләме 326819 сумга кадәр җитә һәм шул елның җәендә төзелеш эшләренә керешәләр. 1913 елда, ягъни Романовлар йортының 300 еллыгына төзелешнең тышкы өлеше тәмамлана. Ә эчке эшләрен бары тик 1921 елда гына төгәллиләр. Сугыш, революция төзелешне тоткарлый һәм янә зирәк татарлар табылып, совет власте елларында инде изге эшне ахырына җиткерәләр.

Санкт-Петербург мәчете 1940 елда ябыла. Бөек Ватан сугышы елларында әлеге бина медикаментлар саклый торган склад буларак файдаланыла.

Һәм янә мөселман хәрбиләренең, бу юлы инде Бөек Ватан сугышы ветераннарының дистәләгән мөрәҗәгатен, гозер-үтенечен исәпкә алып, СССР Министрлар Советы мәчетне мөселманнарга кайтарып бирү турында карар кабул итә. 1956 елның январенда дин кардәшләребез биредә беренче тапкыр намаз укыйлар. Ул замандагы бабайларыбызның сабырлыгы, фидакарь хезмәте һәм ныклы иманлы булуы барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

Әлһәмдүлилләһи шөкер, хәзерге вакытта мөселманнарның мәчет салу ниятен тормышка ашыру өчен бары тик җирле муниципалитетның рөхсәте генә кирәк. Бүгенге көндә Губернаторыбыз ярдәме һәм татар-мөселман җәмәгатьчелегенең акыллы эш итүе нәтиҗәсендә өлкәбездә 5 мәчет һәм 2 мәдрәсә төзелә.

Тышкы яктан да, эчтән дә гаҗәеп дәрәҗәдә матур булган Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетен салдыручыларның тырышлыгы, сабырлыгы безгә үрнәк булган кебек, безнең тырышлыкларыбыз да киләчәк буыннар өчен үрнәк булып торсын иде. Аллаһы Тәгалә миңа төньяк башкала мәчетендә җомга намазын укырга насыйп иттте, моңа чиксез шатмын”,- диде Руслан Гайнетдинов.

И.ХАСИБОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*