Самара өлкәсе Похвистнево районы Әлки авылы мәдәният йортында Казаннан килгән кунаклар – «Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге» иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында очрашу узды.
Хәзерге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызның роле, гаилә институты, балаларны тәрбияләү турында «Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге» рәисе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Гаилә, аналар һәм балалар бүлеге җитәкчесе һәм «Ханума» Халыкара гаилә корырга ярдәм итү үзәге җитәкчесе Наилә Җиһаншина сөйләде.
Ул традицион кыйммәтләр һәм заманча чынбарлыкларны берләштерүнең мөһимлеген, ананың балалар өчен әхлакый һәм белем бирү юнәлешен бирүче буларак ролен, шулай ук гаилә инициативаларына һәм социаль программаларга ярдәм итү зарурлыгын ассызыклады.