tatruen
Баш бит / Яңалыклар / СЫЗРАН ШӘҺӘРЕНЕҢ “ТУГАН ТЕЛ” ОЕШМАСЫНА – 35 ЕЛ
СЫЗРАН ШӘҺӘРЕНЕҢ “ТУГАН ТЕЛ” ОЕШМАСЫНА – 35 ЕЛ

СЫЗРАН ШӘҺӘРЕНЕҢ “ТУГАН ТЕЛ” ОЕШМАСЫНА – 35 ЕЛ

Кайвакыт тарихны тудыру өчен бер кеше йөрәгендәге очкын да җитә. Сызран шәһәрендә шушындый очкын менә инде 35 ел буена татар телен һәм мәдәниятен саклап килүче “Туган тел” җәмгыятен оештыруга сәбәпче була. 2025 елның 2 декабрендә юбилеен билгеләп үткән берләшмә шәһәр тарихында лаеклы урын алып торуын исбатлады.

Барысы да сүз исән чакта халык үзе дә исән дип фикер йөрткән бер шәхеснең инициативасы белән башланып китә. “Туган тел” җәмгыятен офицер, укытучы, мәдәни мәгърифәтче, бетмәс-төкәнмәс энергияле Галиулла Габдулла улы Габдерәшитов оештыра.

1934 елда туган милләттәшебез авиация училищесы курсантыннан Сызран югары хәрби авиация очучылар училищесы укытучысына кадәр юл үтә. Ике хәрби авиация белеме алып, ул күп еллар штурман һәм инструктор булып хезмәт иткән, дистәләгән авиатор тәрбияләгән. Әмма тормыштагы төп вазыйфасын лаеклы ялга чыккач тапкан.

1990 елдан Галиулла ага үзен татар мәдәниятенә багышлый һәм “Туган тел” оешмасын булдыра. Тора-бара якшәмбе мәктәбе дә ача һәм анда татар, гарәп телләрен укыта, эшләгән елларында йөздән артык балага белем бирә. Аның күп кенә укучылары – бүгенге көндә уңышлы һәм хөрмәтле шәхесләр. Алар арасында Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов, Сызран мәчетләре имамнары, хәзрәтләр бар.

Моннан тыш, Галиулла әфәнде Сызранның “Луч” телеканалында татар телендә тапшырулар алып бара, татар гореф-гадәтләрен үстерү эше белән шөгыльләнә.

Фидакарь хезмәте өчен Галиулла Габдулла улы ун медальгә һәм “Самара өлкәсенең мактаулы татары-94”, “Хаҗи-95” исемнәренә лаек була.

Элина Садыйкова

Чыганак: Самарская областная татарская газета “Бердэмлек”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*