tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чираттагы Рәхмәт хаты
Чираттагы Рәхмәт хаты

Чираттагы Рәхмәт хаты

Чик сакчылары паркында 36 нчы тапкыр Яңа ел алдыннан гуманитар йөкне махсус хәрби операция уздыру зонасына озатуга багышланган тантаналы митинг узды.

Чарада катнашучылар алдында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, Төмән башлыгы Максим Афанасьев һәм Төмән өлкәсе Думасы депутаты Владимир Фомин чыгыш ясады. Чара барышында МХОдә катнашучыларга, волонтерлык төркемнәре һәм хәрәкәтләре әгъзаларына бүләкләр тапшырылды.

Алар арасында МХО башлануга үзләреннән өлеш кертә башлаган Төмән шәһәренең Кугалы поселогында урнашкан Әбу Бәкер исемендәге мәчеткә йөрүчеләр 9 нчы инженер-сапер полкы командиры Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Сөләйман Садретдинов җитәкли торган бу дини мөселман оешмасы МХО башлануга мәчеткә йөрүчеләрдән ярдәм җыя башладылар. «Өлкәбездәге бу эш белән шөгыльләнүче «Победа» сайтына кереп, сугышчыларыбызга кирәкле әйберләр исемлеген карыйбыз да, шуларны алырга тырышабыз. Мәсәлән, генераторлар, мотоцикллар, бензопычкылар алдык. Акча җыелган саен, кирәкле әйберне алып җибәрергә омтылабыз. Аннары үзебезнең якташлар ярдәм сорагач, аларга адреслы рәвештә алып бирәбез. Тагын да төрле частьләр белән эшлибез. «Тобол» батальоны сугышчылары арасында милләттәшләребез дә күп. Барысы өчен дә дога кылабыз, хатлар язабыз. Алар безгә Рәхмәт хатлары җибәрәләр. Күптән түгел шәһәребез мэры Максим Афанасьев МХО зонасына барып кайтты. Аның аркылы да ярдәмнәребез китте.

Арабызда төрле дәрәҗәдәге кешеләр бар, хәлләреннән килгән кадәр бирәләр, булышалар», – дип тыйнак кына, кыскача сөйләде Сөләйман хәзрәт.

Алар сугышчыларга тапшырган мотоцикллар, генераторлар һәм башкасы әллә ничә дистәдән арткандыр инде. Алай гынамы, бу әйберләр йөзләгән кешенең гомерен саклап калгандыр, яшәү шартларын яхшырткандыр. Җиңү белән исән-сау туган җирләренә, гаиләләренә кайтырга насыйп булсын илебез сакчыларына.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемдә: Сөләйман Садретдинов, Максим Афанасьев

Чыганак: yanarish72.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*