ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Апанай» мәдрәсәсендә изге Рамазан аена багышланган фикер алышу үткәрде

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Апанай» мәдрәсәсендә изге Рамазан аена багышланган фикер алышу үткәрде

Бүген «Апанай» мәдрәсәсендә изге Рамазан аена багышланган фикер алышу үткәрдек. Ифтарлар, очрашулар һәм төрле форматтагы чаралар аша җәмәгатьчелекне, аеруча яшьләрне җәлеп итү буенча ми давылы оештырып алдык.

Очрашуда «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, «Апанай» мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова, Тимерхан Шәйхетдинов, Сәйдәш Мифтахов һәм Райнур Хәсәнов катнашты. Фикерләр күп, тәкъдимнәр җитәрлек — алда уртак эш һәм яңа башлангычлар көтә.

Чыганак: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*