ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ислам үзәге халкыбызны берләштерә
Ислам үзәге халкыбызны берләштерә

Ислам үзәге халкыбызны берләштерә

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәгендә Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елына багышланган Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Күркәм чарада Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Милли киемле татар кызлары халкыбызның татлы вә затлы ризыгы – чәкчәк белән каршы алганнан соң, мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов шәрәфле кунакларны Ислам үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Шушы көннәрдә генә ярымае калкып чыккан мәхәллә мәчетендә биш вакыт намаз уку, гает бәйрәмнәре үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Аерым бина булып басып торучы гыйбадәтханәләрдән бер дә ким түгел икән бу, дип Васил Шәйхразыев Аллаһы йортына соклануын белдерде. Ә Губернатор Алексей Русских дин дәресләренә йөреп, гарәп графикасын һәм татар телен өйрәнүче дистәләгән бала белән рәхәтләнеп аралашты. Малайлар һәм кызларыбызның күбесе Коръәни-Кәрим китабын ачып, сүрәләр һәм аятьләр укый белә инде, диде Рафаэль Назмутдинов, сөенече белән уртаклашып. Аннары мөхтәрәм җитәкчеләр мәхәллә имамы Габделахат хәзрәтнең яңа туган сабыйларга исем кушу йоласын шәригать кануннарына туры китереп башкаруын карадылар. Руслан һәм Руфия Тимербулатовлар гаиләсендә икенче бала – уллары Самир дөньяга килгән. Ә Ильяс һәм Римма Хабибуллиннар дүртенче нарасыйлары – уллары Имир туу шатлыгын кичерәләр. Төбәгебез башлыгы бәхетле гаиләләрне тәбрик итеп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Ульяновск өлкәсендә шундый күркәм, дус-тату, күпләргә үрнәк булырлык парлар яшәве белән горурланабыз, диде ул. Хабибуллиннар, гаиләләре ишәю сәбәпле, торак шартларын яхшыртуда Губернатордан ярдәм сорадылар. Регион җитәкчесе Ульяновск шәһәре башлыгы Александр Болдакинга бу мәсьәләне шәхси контроленә алып, уңай хәл итү юлларын табарга кушты. Кунаклар үзәкнең заманча җиһазландырылган спорт залында булырга да өлгерделәр. Биредә йөзгә якын бала шәһәребезнең тәҗрибәле тренеры Мөхәррәм Садыйков җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнә, татарча көрәш серләрен үзләштерә. Үсеп җитеп, пәһлеван, мәйдан батыры булырга хыялланучы егетләребез төрле турнирлардан призлы урыннар алып кайта, ди остазлары. Иң мөһиме – урамда трай тибеп йөрмичә, физик яктан чыныгалар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, дип фикерен белдерде Губернатор. Үзәк канаты астында яңа гына эшли башлаган балалар бакчасы да уңай тәэсир калдырды. Алексей Русских анда тәрбияләнүче сабыйларга китаплар бүләк итеп тапшырды. Якын киләчәктә эшмәкәрләребез ярдәмендә хосусый башлангыч мәктәп ачарга ниятлибез, мәгариф идарәсе белән әнә шул хакта сөйләшүләр алып барабыз, дип хәбәр итте җирле автономия җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов. Ә СВОга – махсус хәрби операциягә багышланган музейда кунакларны Резеда Ханнанова каршы алды. Ул Гостомель десанты батырлыгына багышланган экспозиция белән таныштырды. Газиз Ватан хакына башларын салган батыр егетләребезгә бәйле истәлекләрне биредә олы ядкарь итеп кадерләп саклыйлар.

Ислам мәдәни-агарту үзәгендә тормышка ашырылган социаль проектлар белән танышканнан соң, кунакларны актлар залында шәһәребезнең татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу көтә иде. Анда катнашучыларны Губернатор Алексей Русских сәламләде.

– 2026 ел Россия Президенты тарафыннан Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Милләтара бердәмлек, халыкларның бер-берсен хөрмәт итеп яшәве – уртак тарихыбыз һәм мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше. Ульяновск өлкәсе – күпмилләтле төбәк, татар халкы аның мәдәни күренешен һәм традицияләрен саклап калуга зур өлеш кертә. Өч ел эчендә власть органнары, дин әһелләре, эшмәкәрләр һәм активистлар тырышлыгы белән Ислам мәдәни-агарту үзәге базасында тарихи мирасны саклап калу буенча тулы бер система булдырылган: татар халкының мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыручы экспозицияләр эшләп килә, балаларга һәм өлкәннәргә белем бирү программасы тормышка ашырыла, милли һәм дини бәйрәмнәр, хәйрия чаралары үткәрелә. Әлеге үзәк микрорайон халкына кирәкле булган хезмәтләрне күрсәтә,- диде Губернатор Алексей Русских.

Төбәгебез башлыгы милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүләре өчен өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин белән мәхәллә җитәкчесе Рафаэль Назмутдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Ә Васил Шәйхразыев акыллы һәм уйлап эшләнгән дәүләт милли сәясәте алып баруы өчен Алексей Русскихка рәхмәтләрен җиткерде.

– Ульяновск өлкәсе күп төбәкләр өчен үрнәк булып тора. Биредә төрле милләт вәкилләре яши һәм аларның барысына да тигез дәрәҗәдә игътибар бирелә. Өлкә Хөкүмәте ярдәмендә милли берләшмәләр радикаль агымнарга һәм терроризм идеологиясенә каршы тору, халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны ныгыту эшчәнлегендә актив катнашу белән генә чикләнмичә, үзләре дә кешеләр өчен мөһим булган проектларны тормышка ашыралар. 5 меңгә якын кешене бер табын артына җыючы өлкә ифтары әнә шундый проектларның берсе. Ислам мәдәни-агарту үзәге дә нәкъ менә шундый проектлар өстендә уңышлы эшли. Татарстан белән Ульяновск өлкәсе мәдәни-гуманитар сферада, экономиканы, шул исәптән промышленность кооперациясен үстерү юнәлешендә хезмәттәшлек итәләр. Без хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәрвакыт әзер,- диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллинның чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.

– Без ата-бабаларыбыздан рухи мирас, амәнәт булып күчкән традицияләрне саклап калып, киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы. Уртак дошманыбыз – шайтанга каршы көрәшеп, игелекле эшләрдә ярышыйк – гаиләләр корыйк, балалар тудырып үстерик, җәмәгать. Әлеге үзәкнең бөтен тырышлыгы шушы олы максатка юнәлдерелгән,- дип белдерде мөфти.

Илдар хаҗи мөселманнар турында кайгыртучанлык күрсәтүе өчен Губернатор Алексей Русскихка рәхмәтен юллады. Шулай ук татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев белән мәхәллә җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов та изгелекле гамәлләре өчен рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин дәүләттән акча алмыйча, спонсорлар ярдәменә таянып, милләтебез һәм динебез хакына зур эшләр башкаруы өчен Рафаэль Назмутдиновка рәхмәтен җиткерде. Бездә өлкә автономиясе, өлкә мөфтияте, “Сембер” бизнес-клубы, Татар мәдәният үзәге һәм “Өмет” газетасы редакциясе һәрвакыт бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшлиләр, шуңа күрә уңышларыбыз күзгә күренерлек, башкаларга үрнәк булырлык, диде ул.

Ә мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов өлкә һәм шәһәр җитәкчеләренә, Бөтендөнья татар конгрессы белән Яңа шәһәр эшмәкәрләренә рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты.

“2023 елда Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчеләре катнашында ачылган Ислам мәдәни-агарту үзәге карамагында мәчет һәм мәдрәсә, төрле чаралар үткәрү өчен уңайлы актлар залы һәм спортзал, көнкүреш музеен үз эченә алган Татар мәдәният үзәге, патриотик тәрбия үзәге һәм СВО музее, медицина кабинеты, актив озак яшәү үзәге, “Ак калфак” хатын-кызлар клубы, авыр тормыш ситуациясенә эләгүчеләргә ярдәм күрсәтү үзәге, шулай ук ифтар-үзәк эшләп килә. 30 балага исәпләнгән балалар бакчасы һәм татар этномәдәни компонентлы хосусый мәктәп ачу эшләре ахырына якынлашып килә. Киләчәктә спорт мәйданчыгы булдыру, бинаның фасады белән түбәсен стильләштерелгән манаралар белән бизәү максаты куябыз”,- дип уй-ниятләре белән уртаклашты Рафаэль хаҗи.

Татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашудан соң, мөхтәрәм кунаклар ифтар-үзәккә – мәчет ашханәсенә юл тотты. Губернатор Алексей Русских милли нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артында кулдан кискән токмач ашы, итле бәрәңге, кыстыбый һәм хуш исле татар чәе белән сыйланды.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев мул табын әзерләгән өчен мәхәлләнең уңган хуҗабикәләренә – “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активистларына рәхмәт белдерде. Ул Ислам үзәгенә һәрьяклап ярдәм күрсәтүче малтабарларга татар конгрессының грамоталарын да тапшырды. Өлкә Губернаторының тышкы экономик мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Мой бизнес” үзәге директоры Руслан Гайнетдинов халкыбызны берләштерүче әлеге үзәкнең татар малтабарлары, шул исәптән “Сембер” бизнес-клубы ярдәмендә тулы канлы тормыш белән яшәвен ассызыклады. Рафаэль Әмин улына җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә, гади халык та тартыла, ул теләсә кем белән уртак тел таба, шуңа күрә эшләре гел уңышлы бара, аңа ярдәм итәсе килеп тора, диде Руслан Шәвкәт улы.

Исхак ХӘЛИМОВ.

Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсендә 120дән артык милләт вәкилләре яши. Татар халкы сан буенча икенче урында. Биш меңгә якын укучы татар телен һәм мәдәниятен өйрәнә, төбәк мәктәпләрендә 60тан артык педагог татар теле белән әдәбиятын укыталар. Регионда татар язучылары берләшмәсе эшләп килә, “Өмет” газетасы белән “Чишмә” телевизион тапшырулары чыга.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*