ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә эшләр кабул ителә
Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә эшләр кабул ителә

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә эшләр кабул ителә

«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә эшләр кабул ителүе турында хәбәр ителә.

Конференция быел Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе ярдәмендә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм Казан шәһәренең 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан Халыкара туган тел көне уңаеннан 20-21 февральдә үткәреләчәк. Ул мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында шәхес, җәмгыять, мәдәният, тел һәм коммуникация үзенчәлекләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган.

Конференциядә җәмәгать эшлеклеләре, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, студентлар, шулай ук муниципаль һәм иҗтимагый оешмаларның әлеге юнәлештә кызыксынып эш алып барган вәкилләре катнаша ала.

Чыганак: https://belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*