Уфа шәһәренең мәдәният сараенда мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтовның 75 ел тулу уңаеннан Хәтер кичәсе узды.
⠀
Концертта билгеле артистлар, җырчының иҗатташ дуслары чыгыш ясады.
⠀
Шулай ук чара барышында Фән Вәлиәхмәтов исемен йөрткән “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен җиткерде һәм иң лаеклыларга БТКның рәхмәт хатларын тапшырды.
⠀
Оештыру эшләрен “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Татар авыллары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Гыйлметдин улы Галимов башкарып чыкты.


