Түбән Камада «Алдынгылар йорты» – Россиядә әлегә тиңдәше булмаган өстәмә белем бирү үзәге төзергә ниятлиләр. Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев «Татар-информ» агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Беляев сүзләренчә, яңа үзәк заманча белем бирү мәйданчыгына әвереләчәк, анда балаларга талантларын төрле юнәлешләрдә үстерү, өстәмә белем һәм гамәли күнекмәләр алу мөмкинлеге тудырылачак.
«Алдынгылар йорты» Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗат сараен реновацияләү кысаларында төзелә һәм илдә шундый киңлекләрнең беренчесе булачак. Учреждение балалар иҗат үзәге буларак эшен дәвам итәр дип көтелә, әмма шул ук вакытта ул бүгенге көн яшьләренең ихтыяҗларына да җавап бирәчәк.
Моннан тыш, «Алдынгылар йорты»нда яшь артистларга һәм музыкантларга ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк шәһәр продюсерлык үзәген ачу ниятләнә.
Объектны төзүгә 300 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән. Төп төзелеш эшләре төгәлләнгән инде, хәзерге вакытта бүлмәләрдә мебель һәм җиһазлар урнаштырыла.
Чыганак: tatar-inform.tatar