ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Иске Шөгер авылы апалары маскировка челтәре үреп, тагын да берләште
Иске Шөгер авылы апалары маскировка челтәре үреп, тагын да берләште

Иске Шөгер авылы апалары маскировка челтәре үреп, тагын да берләште

Иске Шөгер мәдәният йорты социаль челтәрдә хәбәр иткәнчә, хәрби операциядәге солдатлар өчен маскировка челтәре үрү дәвам итә.

Менә алар исәп буенча 15нче маскировка челтәрен үреп бетергәч, кар явып узган авыл урамнарыннан бергәләшеп, кайту юлына атладылар.

Ә күңелләрендә бары бер генә теләк: бу сугыш тәмамлансын, ир-егетләр исән-сау туган якларына кайтсыннар.

«Кызлар, челтәр үрү эшен дәвам итәбез. Унбишенчесе әзер. Уналтынчысына тотынырбыз. Эш графигы билгеле. Очрашу урыны – мәдәният йорты», – дип сүз куештылар.

Рәхмәт сезгә, волонтерлар.

Чыганак: https://zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*